ИЛКҮЛӘМ ПРОЕКТЛАР ҺӘМ БАШКАЛАР
Төзелеш сезоны дәвам итә. Татарстан Республикасы милли проектлары кысаларында күп кенә объектлар төзелә һәм капиталь ремонтлана. Лебяжье авылының Үзәк урамында авыл җир - леге башкарма комитеты бинасы төзелә. Войкино - да авыл мәдәният йорты стеналарын бастырдылар инде. Юеш Көрнәле авыл мәдәният йортында ка - питаль ремонт эшләре бара. Арендага торак төзү программасы да тормыш - ка ашырыла: Сахаровкада Мирная урамында бер фа - тирлы торак йорт төзелә. Район үзәгендә Салих Баттал урамында 22нче номерлы торак йортта төзү эшләре тәмамланып килә. Алексеевск аграр көл - лиятен ремонтлауның иң кызган чагы. Анда эчке һәм тышкы эшләр бара. Тирә-як территориясе дә төзекләндерелә. Капиталь ремонттан соң Урманасты Шунталы - сы мәктәбедә 1 сентябрь - дә балаларны каршы ала - чак. * * * Район үзәгендә – Алек - сеевск штб.да төзеклән - дерү эшләре дәвам итә. Ленин һәм Гагарин урам - нары киселешендә све - тофорлар урнаштыры - лачак. Хәзер төзүчеләр әзерлек эшләре алып бара. Бистә үзәгендә ав - тотранспорт боҗра хәрәкәте урыны да үз - гәрәчәк. Боҗра эчендә урнашкан чәчәк түтәле орнамент белән, вак таш ысулын кулланып тулы - ландырылган. Чәчәк арка - ларыннан тыш, анда бик матур башка чәчәкләр дә утыртылачак. Шулай ук автополив системасы да урнаштырылачак. Күбрәк фотоларны без - нең http://alekseyevsk.ru сайтында карагы
Нет комментариев