Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевск загсына – 100 ел!

Быел ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тула. 2017 елның 18 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы "ЗАГСта язылышып өйләнешү, балалар һәм гражданлык хәле актларын алып бару турында" декрет кабул итте. Инде бер гасыр ЗАГС органнары мөһим һәм кирәкле гражданлык хәле язмаларын алып бару вазыйфасын башкаралар.

Районыбызда теге яки бу документларны теркәү буенча җиңел булмаган эшне дистә еллар буена алып барган кешеләр турында кыскача гына сөйләп китәбез.
60 нчы елларда район ЗАГСын Таисия Михайловна Дербилова җитәкләде. Килене Алевтина Ивановнаның истәлекләре буенча Таисия Михайловна яхшы күңелле, төгәл һәм гадел җитәкче булган. Китап укырга һәм чәчәкләр үстерергә яраткан. Эше авыр һәм аз хезмәт хакы түләнә торган булуга да карамастан, ул берүзе диярлек өч ул тәрбияләп үстергән. Смоленск янында сугышкан, ә сугыштан соң аны торгызган ире 1961 елда үлгән. ЗАГСта Таисия Дербилова 1974 елда пенсиягә чыкканчы эшләгән. Аңардан соң бераз Антонина Петровна Ольнева белән Галина Петровна Кудряшова эшләп алган. 1975 елда шушы мактаулы һәм җаваплы вазыйфага Нина Никифоровна Харитонова билгеләнгән, ул биредә пенсиягә киткәнче, 16 ел эшләгән.


Нина Никифоровна искә төшергәнчә, ул начальник булып эшләгәндә мөһим юнәлешләрнең берсе авыл кешеләренә паспортлар бирү булган:
- Якынча 1985 елда паспортлаштыру башлангач, минем янга һәр көнне утызар кеше килә иде. Һәркемнән төрле белешмәләр, документлар алырга яки аларны бирергә туры килде. Башкача итеп әйткәндә, бөтен кеше белән эшләдек. Ул вакытта компьютерлар, электрон мәгълүматлар базасы юк иде әле. Хәтеремдә, баштарак чиркәү китаплары белән эшләргә туры килде, аларда туу һәм үлү турында мәгълүматлар кертелгән иде. Бөтен кешенең исемнәре һәм фамилияләре нинди биттә язылганын белә идем. Минем күрү хәтерем яхшы иде", - ди ул.


Ул белешмәләр бирү һәм никахларны теркәү белән генә шөгыльләнмәгән. Ял көннәрендә район мәдәният йортында "Гаилә бәйрәме", "Кояшлы планетада бәхетебез, шатлыгыбыз - балалар үссен", шулай ук совет гаиләсе турында кайгыртуга һәм аны саклауга юнәлдерелгән күп кенә башка чаралар үткәргән.


1991 елда Нина Никифоровна пенсиягә чыккач, үз урынын Энҗе Җәүдәт кызы Сөниевага биргән. Энҗе Җәүдәт кызы 1958 елда Түбән Тигәнәле авылында туа. 1981 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Казан педагогия институтын тәмамлый. ЗАГС бүлегендә хезмәт эшчәнлеген 1991 елда башлый һәм 2015 елның азагына кадәр бүлек начальнигы булып эшләде. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен тормышка ашырудагы хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2007 елда "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды, 2013 елда "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале, Алексеевск муниципаль районы башлыгының күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.


Энҗе Җәүдәт кызы, меңнәрчә сөйгән ярны гаилә җепләре белән бәйләп, район халкына чирек гасыр хезмәт итте. Бәхетле ата-аналар белән бала туу шатлыгын уртаклашты, якыннарын югалткан кешеләр өчен тынычландыру сүзләре тапты. Хәзер район кешеләре урамда аның белән очрашкач, аны гаиләләрен бәйләгән кеше буларак сәламлиләр.Ул эшләгәндә кәгазь документларны электрон документ әйләнешенә күчерү эше башланды. Бу эшне хәзерге җитәкче Валентина Увакина да дәвам иттерә. Ул гаиләне һәм никахны ныгыту эшендә традицияләрне лаеклы саклаучы булып тора. Килүчеләр белән һәрчак мөлаем һәм ярдәмчесе Ләйсән Зиннәтуллина белән үз эшен бик җаваплы башкара.


Тормыш шулай корылган, күрәсең, һәр заманның үз кыенлыклары һәм мәшәкатьләре бар, безгә алар белән һәрдаим очрашып торырга туры килә. Әлбәттә инде, ул чакта җиңел булган, ә менә хәзер авыррак яки киресенчә әйтеп булмый. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр көнне якыннарыбыз вафат була, дөньяга илнең яңа гражданнары туа, кризис һәм сугышларга да карамастан, никахлар теркәлә. Менә инде 100 ел буена ЗАГС органнары, тормышыбызны җиңеләйтеп һәм тәртипкә салып, әлеге вакыйгалар турындагы истәлекне саклыйлар.


Без бүлек тарихындагы иң мөһим этапны билгеләп үтми булдыра алмыйбыз. Бистәнең 300 еллыгына алексеевскилылар республика җитәкчелегеннән бик шәп бүләк - мәһабәт ЗАГС һәм балалар сәнгать мәктәбе бинасын алдылар. 2008 елның 27 августында яңа бинаның тантаналы ачылуына Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килде. Ун елга якын вакыт эчендә шушы гүзәл бинада меңләгән гаилә пары язылышты, берничә мең сабыйга таныклык бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев