Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевскида алдан тавыш бирүдә катнашучыларның район халкы белән очрашуы булып узды

17 апрельдә Балалар сәнгать мәктәбендә сайлаучыларның алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе тәкъдим иткән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуы узды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре, Алексеевск район башлыгы Сергей Демидов мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларга алдан тавыш бирүнең әһәмияте турында сөйләде һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе илебездә алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгели торган бердәнбер партия, дип билгеләп үтте. Праймериз нәтиҗәләре буенча «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Очрашуда катнашу өчен өч кандидат: Бариев Динар Раил улы – «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе яшьләр белән эшләү буенча баш белгече, Вәлиев Фоат Вәли улы – «Алексеевскдорстрой» ААҖның инфраструктура үсеше буенча директоры, Романов Дмитрий Сергеевич – «Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммерцияле булмаган партнерлыкның башкаручы директоры.

Очрашуда шулай ук Әлки һәм Чистай районнары делегацияләре катнашты. Җыелучыларны социаль юнәлештәге, территорияләрне төзекләндерү, торак-коммуналь өлкәсе реформалары һ.б. сораулар борчыды. Булачак кандидатлар барлык яңгыраган сорауларга һәм тәкъдимнәргә җентекләп җавап бирделәр.

«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясеннән алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү 26 майда булачак. Алексеевск районында бу көнне барлыгы 8 хисап участогы ачылачак.

Алдан тавыш бирү турында тулырак мәгълүматны PG.er.ru сайтыннан белергә була.

Алексеевск районы халкын алдан тавыш бирү кысаларында үткәрелгән чараларда актив катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев