Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевскида онлайн режимда Олимпия көне узачак

Коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә, традицион спорт чарасы 23 июньдә онлайн режимда узачак.

Чарага мәктәп укучылары һәм зурлар чакырыла. Һәр катнашучы күнегүләрне башкарганы турында видеоролик яздырырга тиеш булачак. Видео башланыр алдыннан үз фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен, туган елыңны (укучылар өчен - сыйныфны һәм мәктәпне) күрсәтергә кирәк. Материаллар 23 июньдә, ярышлар узган көнне кабул ителә: укучылар аларны спорт мәктәбенең aldussh@yandex.ru электрон почтасына, ә зурлар яшьләр эшләре бүлегенең alexodms@yandex.ru электрон адресына җибәрә.

Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Тулырак нигезләмә белән alekseevsk.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X