Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевскида район үзәген кышкы бизәү буенча конкурска йомгак ясадылар

Атна саен үткәрелә торган шимбә киңәшмәсендә Яңа 2020 елга биналар, предприятиеләр һәм шәхси территорияләрне бәйрәмчә бизәү буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров җиңүчеләргә һәм призерларга район башлыгы исеменнән дипломнар һәм призлар тапшырды.

Шулай итеп, предприятие һәм оешмалар арасында «Мостовик» предприятиесе җиңүче булды, икенче урында - «Эдем», өченчедә - «Төзенләндерү». Бюджет учреждениеләре арасында конкурста район үзәгенең 2 нче мәктәбе җиңү яулады. 1 нче Алексеевск мәктәбе - икенче, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәп - өченче булды. Йорт яны территорияләре арасында беренче урынны Гөлнур Сафина алды, икенче урынны Хәмитхановлар һәм өченче урынны Базеевлар гаиләләре алды.

Район үзәген Яңа ел бизәвендә актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән «Стройдорсервис», «Алексеевск керамика»сы, «Алексеевскдорстрой», «Керамика-Маркет» предприятиеләре, «Электрогрупп» сәүдә компаниясе бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X