Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Автономияле янгын чыгуны белдерүче җайланма сезнең гомерегезне коткара ала

2018 елда янгынны кисәтү һәм янгында һәлак булуларны булдырмау максатыннан Алексеевск районының 31 күп балалы гаиләсенә һәм 11 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидына бушлай 147 автоном янгын чыгуны белдерүче җайланма урнаштырылды.

2019 елның икенче яртыеллыгында җирле бюджет хисабына районның 44 гаиләсендә тагын автоном янгын чыгуны белдерүче прибор урнаштырылачак.
Бүгенге көндә автоном янгын чыгуны белдерүче җайланманы (АПИ) кешеләрнең янгыннарда һәлак булуын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чара дип санарга була. Аның кычкырып торган сигналы йокыга киткән тәмәке тартучыны уятырга да, плитәдә онытылган ризык турында хуҗабикәгә искәртергә дә сәләтле. Әлеге җайланма төтенгә дә, янып китәргә җыенган парны да сизә, әле бу очракларда утны кул астындагы әйберләр белән дә сүндереп була, мәсәлән, бер стакан су агызып, калын япма белән каплап яки гөл чүлмәгеннән тиз генә җирне сибеп тә өлгереп була. Янгын вакытында төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янына җыела, ә аннары аска төшә. Шуңа күрә әлеге җайланманы түшәмгә кую зарур, моны мөстәкыйль рәвештә дә эшләргә була. Шундый бер җайланма, хәтта бик каты йоклаган кешене дә уята ала. Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен, баланы куркытмас өчен, махсус әкренләп тавыш арту функциясе булган җайланмалар ясалган. Шулай ук автоном җайланма янгын сигнализациясе линияләрен салу һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Кимендә елга бер тапкыр батарейкаларны алыштырырга гына кирәк. Һәм, ким дигәндә, ярты елга бер тапкыр, тузаннан чистарту өчен, оптик-электрон тузан датчигы булган камераны тузан суырткыч белән чистартырга кирәк. Автономияле янгын чыгуны белдерүченең сатып алу бәясе 350 сумнан 500 сумга кадәр, төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин, тик бу сумма янгында югалтулар белән чагыштырганда бик кечкенә сумма. Үз йортыгызда датчик урнаштырып, сез мөлкәтегезне генә түгел, тормышыгызны да саклап калачаксыз, дип ышана әйтә алам. Практика раслаганча, АПИ җиһазланган йортларда янгын һәм аны башлануга сүндерү, җиһазландырылмаган йортлар белән чагыштырганда, 8,6 тапкыр югарырак, ә кешеләр үлү ихтималы 5,5 тапкыр кимрәк.

Алексеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев