Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Авыл яшьләре бизнес-планлаштыруга өйрәтелә

Авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын яклау өчен һәм "2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе сентябрьдән бизнес-планлаштыру нигезләре буенча бушлай дистанцион укытуны һәм вебинарларны башлап җибәрәчәк.

Программада катнашучылар бизнес-планны язу методикасы белән җентекләбрәк таныша, аны гамәлгә ашыруның бөтен этапларын белә, программа экспертлары белән бергәләп бизнес-план яза һәм аны яклый, шулай ук бизнес-план ала алачаклар. Курс тәмамланганнан соң яшьләргә укыганлык турында дәүләт үрнәгендәге Сертификат биреләчәк. Программада катнашырга Татарстан территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек яшьләр чакырыла. Катнашу өчен 15 сентябрьгә кадәр amo-rt. tatarstan.ru сайтында онлайн-форманы тутырырга кирәк. Кызыксындыручы барлык сорауларны 8(843)221-75-97 телефоны буенча бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев