Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
"Муниципаль белдермә"

Авыл территорияләрен үстерү юнәлеше

Халык программасын гамәлгә ашыру буенча күчмә утырышта Алексеевск районы тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

Алексеевск районы Халык программасын гамәлгә ашыру комиссиясенең күчмә утырышын үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Муниципалитетка эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде. Аның белән бергә Татарстан төбәк бүлекчәсе «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гиниатуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары урынбасарлары, шулай ук Алексеевск районы авыл җирлекләре башлыклары да районга килде.

Эш сәфәре программасы Биләрдә башланды. Биредә «Юнармеец» яшүсмерләр клубы базасында пленар утырыш узды. Аның төп темалары — Халык программасын гамәлгә ашыру, авыл территорияләрен үстерү, муниципа-литетларның иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм алдагы эш юнәлешләрен билгеләү булды.

Утырышны ачып, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашучыларны сәламләде һәм кунакларны район белән таныштырды.

Үзенең чыгышында ул районның тарихи мирасы, социаль-икътисадый үсеше, инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча алып барылган эшләр турында сөйләде.

Биләрнең бай тарихына, район-ның туристик мөм-кинлекләренә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешенә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә, социаль объектлар төзелешенә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Сергей Демидов районда юл челтәрен, коммуналь инфраструктураны, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларның эзлекле рәвештә тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Аерым алганда, ул юл инфраструктурасын үстерүгә тукталды. Соңгы елларда районда юл төзелеше һәм төзекләндерү күләме сизелерлек арткан, су белән тәэмин итү системалары яңартыла, җәмәгать киңлекләрен үстерү, яңа мәдәният һәм спорт объектлары төзү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Утырышта чыгыш ясап, Татьяна Ларионова мондый күчмә очрашуларның муниципалитетлар эшчәнлеге белән танышырга гына түгел, ә төрле проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен урыннарда үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Ул сәфәрнең төп максаты авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу, бүген халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу, шулай ук муниципаль берәмлекләр арасында уңышлы тәҗрибә уртаклашу булуын ассызыклады.

– Бүген без авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләрен карыйбыз. Безгә нинди карарларның инде тормышка ашырылганын, кайсы мәсьәләләрнең өстәмә игътибар таләп итүен һәм киләчәктә нәрсә эшләргә кирәклеген күрү мөһим. Нәкъ менә шуның өчен без мондый күчмә утырышлар үткәрәбез. Алар төрле район вәкилләренә уңышлы тәҗрибәләр белән танышырга һәм аларны үз эшләрендә кулланырга мөмкинлек бирә, – диде Татьяна Ларионова.

Утырыш барышында районның җәмәгать оешмалары вәкилләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина өлкән буын вәкилләре белән эшләү, ветераннарны җәмәгать тормышына җәлеп итү һәм социаль проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.

«Включайся!» социаль сәламәтләндерү үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Нина Коваленко район халкына ярдәм итүгә, социаль башлангычларны үстерүгә һәм актив яшәү рәвеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Пленар утырыштан соң катнашучылар район белән объектларда танышуны дәвам иттеләр.

Программаның беренче ноктасы «Биләр тәвә кошлары» экофермасы булды. Хуҗалык җитәкчесе Наталья Зиннәтуллина кунакларны ферма эшчәнлеге белән таныштырды, кошларны асрау үзенчәлекләре, агротуризмны үстерү перспективалары һәм мондый объектларның туристлар җәлеп итүдәге роле турында сөйләде.

Аннары делегация республиканың иң танылган туристик урыннарының берсе булган Изге Чишмәгә юл тотты. Биредә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров кунакларга борынгы Биләр тарихы, музей комплексының үсеше һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Катнашучылар шулай ук «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластерында һәм Идел буе Болгар дәүләте чорындагы халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше элементларын чагылдырган «Күчмә халыклар» тематик паркында булдылар.

Маршрутның чираттагы ноктасы Олы Тигәнәле авылы булды.

Авыл мәдәният йортында кунакларга учреждениенең эшчәнлеге, халыкның ялын оештыру һәм мәдәни чаралар үткәрү турында сөйләделәр.

Эш сәфәре Лебяжье авылындагы «Аида» бадминтон үзәгендә тәмамланды. Кунакларга спорт объектының инфраструктурасы, күнегүләр үткәрү өчен шартлар һәм районда массакүләм спортны үстерү мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

Сәфәр дәвамында республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре фикер алыштылар, учреждение һәм предприятие җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар һәм Алексеевск районында уңышлы кулланыла торган эш алымнары белән таныштылар.

Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча катнашучылар мондый форматның гамәлгә ашырылган проектлар нәтиҗәләрен күрергә генә түгел, ә муниципалитетлар арасында һөнәри тәҗрибә уртаклашырга да мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шундый очрашулар нәтиҗәле идарә карарларын таратырга, авыл территорияләрен үстерүгә, социаль инфраструктураны камилләштерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа алымнар табарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев