Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Балалар бакчасы өчен түләүне бүләчәкләр

2014 елның 1 гыйнварыннан ата-аналар балалар бакчасы өчен түләүне икегә бүлеп түли алачаклар, беренче түләүдән соң алар компенсация алачак, ул аларның исәп-хисап счетына күчерелә, шуннан соң гына калган өлешен түләячәкләр.

Бу карар, мәктәпкәчә белем бирү буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты Әлфия Кәбирова сүзләренчә, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аз керемле гаиләләрнең болай да авыр хәлләрен начарайтмас өчен кабул ителгән. Тик бу принцип бөтен кешегә дә кагылмый - мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен, ике этапка бүлеп, гаиләләрендә бер кешегә керемнәре 10 мең сумнан артып китмәгән ата-аналар гына түли алачак.

Моннан тыш, эшләп килүче закон нигезендә инвалид, ятим һәм караучысыз калган балаларны карау һәм тәрбияләү, шулай ук балалар бакчасына йөргән туберкулез интоксикацияле балаларны карау өчен ата-аналардан акча түләтелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев