Заря
  • Рус Тат
  • Балалар өчен бушлай юлламалар

    1 апрельдан 24 енә кадәр (24 көнгә) балалар һәм яшүсмерләр өчен (7 яшьтән 15 яшькә кадәр) “Крутушка” дәвалау-сәламәтләндерү лагерена (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе) бушлай юлламалар бар.

    Юлламаларны җан башына керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләрдә тәрбиянүче балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче балигъ булмаганнар ала ала.

    Юлламалар өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 2 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.Элемтә өчен телефон: 2-47-41.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: