Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Балалар төркемен автобусларда ташырга рөхсәт ителде

Сигез һәм аннан да күбрәк баланы маршрут транспорт чарасына кермәүче автобусларда ташу рөхсәт ителде.

Автобус "Балалар ташу" дигән тану билгеләре белән билгеләнгән булырга, ә ташу үзе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүдән тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә тормышка ашырылырга тиеш.Аларда, атап әйткәндә, автобуска идарә итәргә "Д" категорияле машина йөртүче булып кимендә бер ел өзлексез стажы булган һәм соңгы ел дәвамында транспорт чарасына идарә итүдән мәхрүм итү яки юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозган өчен административ кулга алу рәвешендә административ җәзага тартылмаган машина йөртүчеләргә рөхсәт ителә. Моннан тыш, Кагыйдәләрдә автобуста балалар юлда өч сәгатьтән артык булган очракта ашамлыклар җыелмасы булдыру таләбе, шулай ук юлда дүрт сәгатьтән артык булганда җиде яшькә кадәрге балаларны ташуны тыю да бар.
Әгәр балалар юлда өч сәгатьтән артык булсалар, аларны, һичшиксез, медицина хезмәткәре озата барырга тиеш.
Балаларны автобуслар белән оешкан төстә ташу кагыйдәләренең 3нче пункты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карарының рәсми басылып чыккан көненнән алып 180 көн дәвамында үз көченә керәчәк. Әлеге пункт балаларны ташуны тормышка ашыру өчен бары тик чыккан елыннан алып 10 елдан артык вакыт узмаган һәм пассажирлар ташу таләпләренә җавап бирүче, юл хәрәкәтендә катнашырга рөхсәте булган һәм тахограф, шулай ук ГЛАНОСС яки ГЛАНОСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазланган автобус кына файдаланылырга тиешлекне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев