Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Башкарма комитетның яңа җитәкчесе билгеләнде

Әлеге вазыйфаны Олег Гайнуллин җитәкләячәк. Ул үзен яхшы идарәче итеп танытты.

Район Советының өченче утырышы барышында депутатлар башкарма комитет җитәкчесен сайлады.

Район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узган сессия эшендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, шулай ук ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин катнашты.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: 1. 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Алексеевск муниципаль районының бюджеты турында.

2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Алексеевск район башкарма комитеты җитәкчесе турында.

3. Төрлесеннән.

Район депутатлар корпусы карары белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Гайнуллин Олег Александрович сайланды.

Утырыш ахырында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов бүләкләр тапшырды. Намуслы хезмәте һәм районыбызның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында эшләгән Наил Камил улы Кадыйров Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2019 елгы «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы йомгаклары буенча «Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе» номинациясендә Алексеевск районы Лебедино авыл җирлеге башлыгы Тюкарев Юрий Иванович «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X