Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

“Бер тәрәзә” принцибы – гамәлдә

Күчемсез милекне үзеңнеке итеп рәсмиләштерү өчен хәзер Росреестр идарәсенә һәм Кадастр палатасына нибары ике тапкыр: документларны тапшырганда һәм аларны алганда гына бару да җитә.

"Бер тәрәзә" принцибы документларны бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбенә һәм дәүләт хокук-ларны теркәвенә кабул итүдән тора (әгәр күчемсез милек объекты элек исәпкә куелмаган, әмма гариза бирүченең моңа хокукын билгеләүче документы һәм ызанлау яки техник планы булса). Үзгәрешләрне исәпкә алу, күчемсез милек объектын дәүләт исәбенә кую 20 көн эчендә тормышка ашырыла; хокукны дәүләт теркәве срогы - 10, үзгәрешләр кертү 5 эш көне тәшкил итә.
Кадастр паспортын кулланмыйча һәм рәсмиләш-термичә хокукларны теркәүгә документлар Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының барлык пунктларында, шулай ук ведомствоның барлык территориаль бүлекләрендә кабул ителә, дип хәбәр итте кадастр һәм картография, дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенең Алексеевск бүлеге начальнигы Аркадий Белкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев