Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Без барыбыз да бер чылбырда эшлибез»

Күптән түгел генә ТР Президенты указы белән "Алексеевскдорстрой» ААҖның ике хезмәткәре: асфальт-бетон салу машинисты Владимир Боровков һәм автогрейдер машинисты Павел Бурмистровка "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.

Бу оешмада алар 15 елдан артыграк эшли-ләр. Мәсәлән, Павел Бурмистров әле армиягә кадәр үк биредә төрле эшләрдә эшләгән, аннан әйләнеп кайткач, предприятиегә слесарь булып килә, аннан соң грейдерда, скреперда эшләргә туры килгән, ә 2005нче елдан бүгенгә кадәр грейдерда көч куя.

- Мин җир полотносы төзү белән шөгыльләнәм, ком-гравий катнашмасы, вак таштан торган катламны тигезләп, юл әзерлим. Аннан безнең арттан асфальт салучы машина бара.

Без барыбыз да бер чылбырда эшлибез, - ди юл идарәсенә 1997нче елда урнашкан Владимир Боровков. Иң элек ул биредә машина йөрткән, ә 2000нче елдан - асфальт-бетон катнашмасы салучы. - Юл әзерләнеп беткәч тә, аңа асфальт түшәү җайланмасы чыга һәм китерелгән асфальтны тигез итеп җәя.

Аларның эш җимеш-ләрен бөтен республика буенча күрергә була, чөнки алар Оренбург тракты, М7 трассасын төзүдә һәм реконструкцияләүдә катнашканнар. Мамадыш, Яңа Чишмә, Чирмешән, Норлат, Әлки, Спасс һәм башка районнарда эшләгәннәр. Нигездә авыл юллары төзегәннәр, шуның белән авылны калган бар дөнья белән тоташтырганнар.

- Әлбәттә, төрлечә була, - ди Владимир Боровков. - Тик безнең эш көне иртәнге сәгать 6да башлана, кайвакыт кичке 8-9ларга кадәр тоткарланырга туры килә, объектына карап. Быел җәй көне Казанны Универсиадага әзерләдек - хәрәкәт тукталмасын өчен, анда күпчелек төнлә белән эшли идек.

Салкыннар җитсә дә, аларның эшләре туктамый. Павел үзенең грейдерын кышкы чорга әзерли, чөнки бу вакытта да юлларны җәйге төзелешкә әзерләү бара. Владимир Александрович үзенең техникасын кышкыга әзерләп бетергәч, КДМга (катнаш юл машинасы) күчеп утыра һәм юлларны кардан чистарта.

Алар әйтүенчә, елның һәр чорының үз кыенлыклары: җәен тузан һәм кызу, кышын салкын һәм кар, тик алар бернигә карамастан, үзләренең эшләрен башкаралар.

Мастерлары һәм бригадирлары әйтүенчә, эшләрен җиренә җитке-реп башкаралар. Менә мастер Фәрит Зайдаровның Владимир Боровков турында фикерләре:

- Аның турында бернинди начар сүз дә әйтеп булмый, ул үзенең эшен бик тырышып башкара, бик әйбәт кеше.

Прораб Руслан Моратов та аның турында бары тик уңай фикердә:

- Бөтен яктан уңай, җаваплы кеше, беренче класслы белгеч, 20 елга якын эшли, тик үзенең тәҗрибәлерәк хезмәттәшләреннән калышмый. Үзенең грейдерында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мин аны яхшы гаилә башлыгы буларак та беләм, без гаиләләребез белән аралашабыз, кайгыртучан әти дә ул. Кеше буларак та ул үз-үзенә ышанган, максатчан кеше, бүгенге көн белән генә яшәми, киләчәк турында да кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев