Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Безне Сабантуй бәйрәмендә нәрсә көтә

Кыңгырау чыңы бәйрәме узуга татар халкының традицион бәйрәме Сабантуй якынлаша. Район үзәгендә ул ял көне, 9 июньдә, авыл җирлекләрендә - шимбә, 8 июньдә булачак.


Район халкы һәм кунаклар, гадәттәгечә, мәйданга чакырыла, анда алар игътибарына җил тегермәне, тимерче, чүлмәк ясау һәм туку остаханәләре урнашкан авыл ишегалды белән "Рус авылы" этнография комплексы тәкъдим ителә. Ярминкә мәйданында күптөрле әйберләр сатып алырга, ял итәргә һәм чатырга кереп тамак ялгап алырга мөмкин булачак. Бала-чага өчен иске стильдә таганнар һәм карусельләр урнаштырылачак. Чараны үзешчән сәнгать осталары программасы, мастер-класслар, балалар кул эшләре күргәзмәсе, трибунаның кунак залында урнашачак фотокүргәзмә, музей экспозицияләре тулыландырачак һәм төрләндерәчәк. Һәм, әлбәттә, бәйрәмдә милли көрәш, спорт ярышлары, ат чабышы һәм колгага әтәч алырга менүләр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев