Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Биләр тимурчылары

Күптән түгел генә редакциягә Биләрдә яшәүче беренче группа инвалид Любовь Зиновьевадан хат килгән иде. Аны укырга керешкәндә бу юллар авторы чираттагы шикаять, проблемаларга юлыгырмын дип уйлап куйган иде... Әмма Биләр мәктәбенең 8 сыйныф укучылары адресына рәхмәт сүзләре багышланган әлеге хат гаҗәпләндерде, хәзерге Интернет заманында почта аша хат алу, килешәсездер, бу...

Ялгызы гына яшәүче Любовь Георгиевна укучыларга үзен даими кайгыртулары, ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйткән. Биләргә баргач, без моңа үзебез дә инандык, тимурчылар нәкъ менә аның өенә килгән иделәр.

Тимурчылар буларак, алар миңа барлык эшләремдә дә булышалар, өемне җыештыралар, бакчаны тәртиптә тоталар. Көндәлек эшләрне үзем эшли алам әле, әмма бәйрәмнәр алдыннан җентекләп бөтен җирне ялт иттерүне, бакчадан бәрәңге, башкасын җыеп алуны, утынымны ярып, аны өеп куюны, кыш көне кар күмеп киткәндә сукмаклар ясауны нәкъ менә алар башкара, - ди ханым. - Җәйләрен мин аларны борчымыйм- рәхәтләнеп ял итсенннәр! Ә күптән түгел алар мине Өлкәннәр көне һәм туган көнем белән котларга дип килгәннәр иде, чөнки мин 1 октябрьдә туганмын. Торт, открытка бүләк иттеләр, бергәләп чәй эчтек, мин бик шатландым. Укучылар шат күңелле, бертуктаусыз шаяралар, көләләр, әмма эшне җиренә җиткереп башкаралар, - дип бүлешә тәэсирләре белән Любовь Зиновьева.

Укучылар бертавыштан үзләре дә: "Любовь түтигә булышу бер дә авыр түгел", -дип җавап бирәләр.

- Безнең мәктәптә һәр сыйныфка бер ялгыз өлкән кеше беркетелгән,- ди сыйныфташлары белән бергә берничә елдан бирле булышып йөрүче Ольга Загрядская. - Безнең сыйныфта 19 бала, ләкин без 5-6 кеше булып, төркемләп йөрибез, җыеныбыз бергә бакча эшләре вакытында гына киләбез.

Хезмәт тигез бүлен-гән: Ольга Загрядскаяга күбрәк өй җыештыру, Анжелика Ферафонтова һәм Таня Григорьевага бакчада эшләү: түтәлләр утау, бакчаны җыештыру ошый. Малайлар, Бижан Тартан һәм Андрей Челимов авыррак эшләрне үз өсләренә алганнар - мунчага су ташыйлар, утын яралар.

Әгәр вакытыбыз күбрәк булса, без Люба апага ешрак барыр идек, тик безнең укудан тыш мәктәптә тагын спорт секцияләре, "Яшармияче" патриот клубында катнашу, өй эшләре дә бар, -ди Анжелика Ферафонтова.

Люба апа ярдәмче малайлар, кызларга, сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Зариповага да рәхмәтле, шулай ук форсаттан файдаланып, ул шундый тәртипле балалар тәрбияләгән ата-аналарга да рәхмәт әйтүебезне сорады. Замана тимурчыларының якын арадагы бурычлары әбинең бакчасыннан калган уңышны җыеп алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев