Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Бистәне төзекләндерү дәвам итә

Күптән түгел Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларына керешкән Александр Харитоновка кайбер проблемалар белән очрашырга туры килде, аларны хәл итү белән ул үзе җитәкчелек итә башлаган көннән алып шөгыльләнә. Без аңардан бистәбезне тагын да матуррак итү өчен нәрсәләр эшләнүе, шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләвен сорадык. - Миңа иң...

Күптән түгел Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларына керешкән Александр Харитоновка кайбер проблемалар белән очрашырга туры килде, аларны хәл итү белән ул үзе җитәкчелек итә башлаган көннән алып шөгыльләнә. Без аңардан бистәбезне тагын да матуррак итү өчен нәрсәләр эшләнүе, шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләвен сорадык.

- Миңа иң беренче очрашырга туры килгән нәрсә-шәхси секторда да, шулай ук күп фатирлы өйләр яннарында да зур габаритлы әйберләрнең контейнер мәйданчыклары янына түгелүе. Район үзәге өчен актуаль шушы проблеманы хәл итү өчен август аеннан депутатлар катнашында төзекләндерү буенча бистә комиссиясенең эше яңартылды. Әлегә уртак карарга килмәдек. Миңа калса, законсыз чүплекләрне бетерү максатында барлык каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын контрольгә алырга, алар янына видеофиксаторлар куярга кирәк. Шул рәвешчә, тәртип бозучыларның эзенә төшәргә һәм аларга акча белән җәза бирергә кирәк. Өстәмә рәвештә полицийскийларның, уполномоченныйларның тәртип бозучылар турында беркетмәләр төзергә кизү торуларын оештырабыз. Бу чаралар нәтиҗәле булып чыгарлар һәм гражданнар аңлыракка әйләнерләр, дип уйлыйм.
Төзекләндерү эшенә оешмалар һәм предприя-тиеләр активрак тартыла башлады: телефонограммалар ярдәмендә җитәкчеләргә беркетелгән территорияләрне чистартуга кушылуларын сорап мөрәҗәгатьләр җибәрелде. Салкыннарга кадәр Совет һәм Казаков урамнары чатындагы паркны тәртипкә китерергә өлгердек: берничә көн эчендә андагы картайган куакларны, агачларны, бер якка авышкан чыршыларны кистеләр. Шәһәр җирлеге "Алексеевск керамикасы" ААҖ белән берлектә бу паркка шефлык итүен дәвам иттерә: төзелгән реконструкцияләү планы нигезендә анда таганнар, комлыклар, эскәмияләр пәйда булачак, җәяүле сукмаклары салыначак, яктыртылачак-балалар һәм өлкәннәрнең саф һавада ялларын үткәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә эшләнәчәк.
Бистәдә юл билгеләрен урнаштыруның электрон карта-схемасын эшләүгә керешәсе бар, ул юл билгеләренең хәзерге торышын күзәтеп торырга гына түгел, ә бәлки, гамәлдәге законнарны исәпкә алып, яңа билгеләр куюга төзәтмәләр кертергә дә мөмкинлек бирә. Яз җитү белән, җир бераз утыргач, күп фатирлы өйләрне аерым җылытуга күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында җир асты газүткәргечләрен салганнан соң юл түшәмәләрен элеккеге хәлләренә кайтару эшләре яңадан башланачак.
Пляж зонасының торышы аерым борчылу тудыра. Биредә ял итүчеләр өчен 200-300 метр озынлыгында махсус бүлеп бирелгән участокны җиһазларга кирәк. Хастаханә "ерым"ындагы күперчек астыннан, мәчет янында һәм "Әтәчкәй" балалар бакчасы артында ага торган куе булып үлән, куаклыклар үскән һәм төрледән-төрле чүп-чарны һәм калдыкларны ташлау урынына әйләнгән кечкенә генә елганы да чистартасы бар.
Булган һәм эш уңаенда килеп туа торган мәсьәләләрне хәл итү-шәһәр җирлегенең төп бурычларыннан берсе. Район үзәгендә хәвефләндереп торучы ике корылма (берсе- Мичурин урамында урнашкан 20нче торак өй, икенчесе-Куйбышев урамының 85нче йортында урнашкан административ бина) игътибарсыз калмады. Беренчесенә килгәндә, күп кенә фатирларда җылылык белән тәэмин итү хезмәте өчен барлыкка килгән бурыч аркасында (ул 250 мең сум тәшкил итә), торбаларны гына калдырып, радиаторларны кисеп алырга туры килде. Торак-коммуналь хезмәтләр һәм Куйбышев урамының 85нче урамында яшәүчеләрнең бурычларын исәпкә алып, җылылык бирүне туктату турында карар кабул ителде. Әлеге бинаны киләчәктә файдалану турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Гражданнарның мөрә-җәгате җавапсыз калмый, аларга, бигрәк тә өлкәннәргә, ярдәм күрсә-теләчәк.
Төзекләндерү мәсь-әләләре һәрчак актуаль: вакыт уза, тормыш шартлары үзгәрә, таләпләр арта. Шулай да бистәдә тәртип өчен җаваплылык ышанып тапшырылган җитәкче үз ягын яратса һәм кешеләргә ихтирам белән караса, алар турында кайгыртса, дөрес карарны табарга була. Бары тик шул очракта гына башланган эш уңышлы тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев