Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Бүләккә – планшетлар

Узган җомга республиканың безгә күрше 9 районыннан килгән 27 укучы өчен шатлыклы көнгә әйләнде, чөнки алар " lT- Чемпион" конкурсының икенче этабында җиңделәр. Район үзәгенең икенче мәктәбе актлар залы түземсезлек белән затлы бүләкләр - планшет көткән укымышлы кызлар һәм малайлар белән тулы иде. Моның өчен этап лидерлары ( һәр районнан...

Узган җомга республиканың безгә күрше 9 районыннан килгән 27 укучы өчен шатлыклы көнгә әйләнде, чөнки алар " lT- Чемпион" конкурсының икенче этабында җиңделәр.

Район үзәгенең икенче мәктәбе актлар залы түземсезлек белән затлы бүләкләр - планшет көткән укымышлы кызлар һәм малайлар белән тулы иде. Моның өчен этап лидерлары ( һәр районнан 3 кеше) ярты ел дәвамында актив баллар эшләп алдылар. Алар моны ничек эшләделәр, белмәгәннәргә хәбәр итәбез: конкурста катнашучы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында күбрәк кешегә теркәлергә ярдәм итәргә тиеш иде, анда шәхси кабинет булдырырга һәм аның аша төрле түләүләр: коммуналь хезмәтләр өчен, дәүләт пошлинасы, штрафлар, телевидение, телефон, интернет өчен түләүләр һәм күп кенә башкаларны тормышка ашырырга кирәк иде. Нәтиҗәгә ирешү өчен якын туганнарны, әби-бабайлар, күршеләр, танышларны да җәлеп итәргә мөмкин һәм хәтта кирәк тә иде. Этапның җиңүчеләре үз районында иң күп балл җыйган 3 укучы булачак. Шулай ук җыйган балларны башка призлар, мәсәлән, рюкзаклар, кружка, магик калькулятор, футболка, браслет кебекләргә алыштырырга мөмкин.

Алексеевск районыннан җиңгән Айсылу Әхмәтова, бу эшкә барлык туганнарымны, хәтта җәй көне кунакка кайткан туган-тумачаны да җәлеп иттем, минем аша 62 кеше теркәлгән иде һәм мин 692 балл җыйдым,-ди. - Этап төгәлләнергә бер көн калганда мин әле лидер түгел идем, әмма 1 сентябрьдәге түләүләр исәпкә алынганга күрә, без әти-әниләр белән барлык штрафларны, коммуналь бурычларны түләдек һәм төнге 3 кә кадәр шуның белән шөгыльләнеп, нәкъ финишта мин беренче урынга чыктым. Планшет укуымда нык ярдәм итәчәк, чөнки мин хәзерге вакытта Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 10 сыйныфында укыйм, киләчәктә институтка укырга керергә ниятлим. Без планшетны сатып алырга җыена идек анысы, әмма әлеге бәйге акчабызны янга калдыру мөмкинлеге бирде.

Шулай ук Алексеевск җиңүчеләре арасында район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы Анастасия Сидорова һәм Шәмәдән Алексей Егоровлар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев