Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Бөтен эшкә дә оста

Мартның өченче якшәмбесендә коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте хезмәткәрләре көне бәйрәм ителә. "Коммуналчылар" хәзер - универсал хезмәтчәннәр, алар торак инфраструкту-расына хезмәт күрсәтеп кенә калмыйлар, ә аны булдыралар да. Биредә Юрий Конов үрнәк булып тора, аның бригадасы хәзер Есенин урамындагы күп фатирлы өйне ремонтлый.

Совет заманнарында төзелгән әлеге ике катлы йорт төзелеш басмалары белән әйләндереп алынган, ә стеналарына инде металл профильләр дә куелган, күп урында җылыткыч һәм изоляция пленкасы белән чорналган. Коммуналь хезмәт хезмәткәрләренә тышкы эшләрнең иң соңгы өлешен генә эшлисе - сайдинг белән тышлыйсы гына калган. Юрий Коновны без нәкъ менә шул эшне башкарып торганда туры китердек. Әлеге кешенең эшен күзәткәндә кыска гына вакыт эчендә ул ничек итеп күп нәрсә эшләргә өлгерә икән, дип гаҗәпләнеп куясың: "болгарка" белән сайдинг кисәген кисә-кисә ул башка эшчеләргә кирәкле теге яки бу төзү материалының кайда икәнлеген әйтеп бирә. Шунда ук инвентарь саклана торган кечкенә бүлмәдән әле моннан бер-ике минут элек кенә беркем таба алмаган кирәкле шөрепләрне табып бирә. Аннары кулдашы белән бергә кирәкле сайдингны алып, аны беркетә башлый, сүз ара сүз чыгып, инде күп еллар "Инженерлык челтәрләре"ндә эшләвен әйтә:


- Армиядән кайткач, МСОга эшкә килдем, аннары күпер төзүчеләр отрядында эшләдем, ә хәзер инде озак еллар, хәтта күпме икәнен дә хәтерләмим, биредә эшлим. Бу вакыт эчендә күп эш башкарырга: фундамент салырга да, түбәләр ябарга да, кар чистартырга да, асфальт юлларны ремонтларга да туры килде - нинди эш бар, барысын да эшлибез. Әлбәттә, таныш булмаган эшне эшли башлау һәрвакыт авыр, ләкин кулларым һәм башым бар - эшләргә була. Өйне сайдинг белән тышлый гына башлаган беренче мәлләрдә авыр булды, бернәрсә белми идек, ә аннары акрынлап кына өйрәндек. Хәзер инде алтылап күп катлы йортны ремонтладык. Хәтеремдә, иң тиз тышланган өй Бутлеров урамында булды - ике атнада эшләп бетердек. Эш көнебез гадәттә иртәнге 7дә башланып, кичке 4кә кадәр дәвам итә, ләкин еш кына тоткарланырга туры килә. Хатыным Татьянаның, әлбәттә, моңа хәтере кала, бигрәк тә кая да булса барырга планлаштырган булсак, ә монда калып, эшләп бетерергә кирәк, ләкин аңлый - төзелеш төзелеш инде ул, эшләп бетермичә китеп бара алмыйсың. Бервакыт хәтта 30 градуслы салкында да "Ромашка" балалар бакчасының түбәсен япкан идек.


Александр Бакеев үзенең бригадиры турында, үз эшенең профессионале, ди:


- Аның өчен иң мөһим - сыйфат, эшне һәрчак барысы да туп-туры һәм пөхтә килеп чыгарлык итеп башкарылуын таләп итә. Ул кеше буларак та бик әйбәт, аңлый белә, һәрчак ярдәм кулы суза. Әгәр берәр җиргә барып кайтырга кирәк булса, берсүзсез җибәрә. Аның белән эшләве күңелле.


Юрийның ике улы, алар да әтиләре эзеннән киткән, дип әйтергә мөмкин. Олысы Владимир төзелеш өлкәсендә эшли, ә кечесе Сергей аграр колледжда укый. Коммуналчылар көнендә Юрий бөтен бригада белән җыелышырга ниятли:


- Сөйләшеп утырырбыз, шашлык кыздырырбыз, минем бригадамда биш егет, алар барысы да гаиләлеләр, эчмиләр. Күп нәрсә бригадага, коллектив эчендәге кәефкә бәйле.


P.S.: Гомумән, объектка килүгә үк ниндидер эчкерсез халәт хөкем сөрүен күрергә мөмкин, аны хезмәттәшләреннән яратып көлеп, Юрий да тудыра. Алар да аннан җиңелчә генә шаяртып көлеп алалар. Кәеф яхшы булса, эш тә әйбәт бара, ә ул ахырдан эштә барыбер уңай чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев