Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Бутлеровка авыл җирлеге хисап җыелышында яңа ферма проектын тәкъдим иттеләр

Бутлеровка авыл җирлегендә 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Авыл хуҗалыгын үстерү турында җентекле доклад белән «Родина» колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов чыгыш ясады. Аның чыгышында тармакның барлык өлкәләре: үсемлекчелек, терлекчелек, терлек азыгы әзерләү, ит һәм сөт продукциясен сату мәсьәләләре дә каралды. Ильяс Мортаза улы продукцияне сатудан килгән табышларга җентекләп тукталды, субсидияләүнең гамәлгә ашырыла торган программалары турында сөйләде.

Хисап җыелышында 1340 баш сыерга исәпләнгән товарлык сөт фермасын (шул исәптән 100 баш савым сыеры) төзү проекты тәкъдим ителде, аның гомуми мәйданы 22 га тәшкил итәчәк, ул сөт җитештерү һәм сатуга юнәлдерелгән. Яңа комплекс үз эченә сыер абзары, саву залы, 145 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге, бозаулар һәм азык базаларын кертәчәк. Фирдәүс Хәйретдинова авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегенә йомгак ясады.

Докладта үзара салым акчаларын җыюга аерым игътибар бирелде. Аны җирлек депутатлары да хуплады. Валентин Андреев якташларына болай дип мөрәҗәгать итте: «җыелган акчалар иң беренче чиратта сезнең белән безгә кирәк. Сумма зур түгел, әмма акча безгә авылга кайтачак һәм күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк». Җыелыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү белән тәмамланды. Хезмәт ударникларына рәхмәт грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев