Заря
  • Рус Тат
  • Бәйрәм афишасы

    Алексеевскилылар илебезнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Яңа елны каршы алырга әзерләнә. Сезнең игътибарыгызга бәйрәм чараларының афишасын тәкъдим итәбез.

    31 декабрь – балалар сәнгать мәктәбендә һәм “Красный Восток” мәдәният йортында бал-маскарад. Бәйрәм сәгать 21 дә башлана.

    1 гыйнвар – халык күңел ачуы. Салют һәм бәйрәм дискотекасы көндезге 1 дә башлана.

    2-8 гыйнвар көннәрендә (2,3,4,5,6,8 гыйнвар) – Чиркәү мәйданында үзәк чыршы янында көн саен искиткеч Яңа ел тамашалары сәгать 10 да башланалар.

    7 гыйнвар – Раштуа күңел ачулары көндезге 1 дә башлана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: