Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Чакырулардан – штрафларга

Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары сессиясенең соңгы утырышында хисаплардан тыш, район үзәге урамнарында тәртип булдыру мәсьәләсе дә кайнар тикшерелде.

Район һәм җирлек башлыгы Владимир Козонков сүзләренчә, апрель - ямьсез күренешләр һәм кешеләрнең үз территорияләренә хуҗаларча булмаган мөнәсәбәтләре нәтиҗәсен күрсәтүче ай. Район үзәген тәртипкә китерүгә битараф булмаучыларны урамнар һәм ишегалларының чүпләнгән булуы гына түгел, язын кискен торган каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе дә борчый.


Бистә мэры Александр Харитонов чыгышыннан күренгәнчә, 80 процентлап чүп багы алмаштыруны таләп итә. Контейнер мәйданчыклары иске-москы, чүп белән тулган, аларны кешеләр үзләре полигонга илтергә тиешләр. Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга район үзәге кешеләре белән килешүләр төзүдә уңай үзгәреш бар. Халыкның туксан биш проценты әлеге мәсьәләгә тиешенчә карый. Асылда күп кенә шәхси эшмәкәрләр дә. Кайберләре "сул" Казан фирмалары белән килешүләр төзү җаен тапкан, тик астыртын гына җирле оешма хезмәтләреннән файдаланалар. Владимир Козонков депутатлар һәм җәза бирергә хокуклы структураларга нәкъ менә шундыйлар белән тәртип урнаштыруны йөкләде. Бер коммуналь хезмәтләр көче белән генә тәртип урнаштырып бетереп булмавын әйтте.


Кешеләрнең, эшмәкәрләрнең, предприятие һәм оешмаларның хуҗаларча булмаган мөнәсәбәтенә хакимият ягыннан катгый чаралар күрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев