Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Депутатлар игътибарына

19 ноябрьдә, сәгать 9.30да район Советы утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлеге Советының XXII утырышы булачак. Эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителә: 1) 2013 елда Алексеевск шәһәр жирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары һәм 2014 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында. 2) 2013 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль...

19 ноябрьдә, сәгать 9.30да район Советы утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлеге Советының XXII утырышы булачак.

Эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителә:

1) 2013 елда Алексеевск шәһәр жирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары һәм 2014 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.

2) 2013 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты үтәлеше турында.

- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлегенең "2013 һәм 2014-2015 елларның планлаштырылган чорына Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында" 2012 ел, 18 декабрь, 720 санлы Карарына үзгәрешләр кертү турында.

- 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында (беренче укылыш).

3) Төрлесеннән.

* * *

Шул ук көнне сәгать 11дә район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының XXVII утырышы булачак.

Утырышта карауга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:

1. 2013 елда районның социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары һәм 2014 елга фаразлар турында.

2. 2013 елның 9 аенда Алексеевск муниципаль районының бюджет үтәлеше турында.

3. 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында.

4. Төрлесеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев