Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Дүшәмбе – район тормышының төрле өлкәләрендә узган атнага йомгак ясау көне

Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов алдында үз структурасының эше турында хисап бирде.

Атап әйткәндә, җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгәне өчен 16 кеше тоткарланган. Төнлә гражданнарның тынычлыгын бозганнары өчен ике кеше җаваплылыкка тартылган. Браконьерлыкның алты фактына чик куелган һәм бер җинаять эше кузгатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге дүрт машина йөртүчене тоткарлаганнар. Берсенә җинаять эше кузгатылган, чөнки йөртүче исерек һәм шуның өстенә элегрәк шул ук сәбәп буенча таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

Вячеслав Яковлевич авыл җирлекләре башлыкларының берсенә шикле кешеләрне ачыклау мәсьәләсендә уяулык күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. Районның авыл кибетләренең берсендә таныш булмаган дүрт кеше күп итеп озак саклана торган азык-төлек сатып алган. Авыл кешеләренең игътибарлылыгы күрше районда чит ил гражданнарын тоткарларга мөмкинлек биргән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүнең туктатылуы турында аудиториягә сөйләде. Районның Березовая Грива, Ромодан, Савинск бистәсе һәм күп кенә башка авылларында су бирүгә сарыф ителә торган электр энергиясенең аны кулланган өчен түләнгән акчаны капламавы ачыкланды. Менә шуннан район “Водоканалы” җәфа чигә дә инде, электр энергиясе өчен аның бурычы бүгенге көндә 2 миллион сумнан күбрәк. Сергей Демидов авыл җирлекләре башлыкларыннан судан законсыз файдалануны бетерү буенча иң катгый формада ашыгыч чаралар күрүне таләп итте:

  • Бу сезнең үзегез өчен кирәк. Югыйсә без җаваплылык системасын яңадан караячакбыз. Сез бурычлылар белән чиктән тыш каты эшләргә һәм теге яки бу хәлдә тиз илтифат итәргә тиешсез. Сез “Водоканал”га су белән тәэмин итү линияләрендәге өзеклекләр турында оператив төстә хәбәр итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев