Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Экологик акциядә ике йөздән артык кеше катнашты

Битараф булмаган алексеевскилылар Куйбышев сусаклагычы яр буе зонасына аны җыелган чүп-чардан чистарту өчен чыктылар.

Яр буе нәкъ менә без, алексеевскилылар, якыннарыбыз һәм балаларыбыз белән ял итәргә еш бара торган урында чистартыла, бу - кызыну зонасы. Табигать көйсезлекләре коену сезонын ачарга комачаулый.
Ләкин хәзер бистә эчендәге яр буе үзенең чисталыгы белән сөендерә. Яр буен идарәче компания, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, аграр колледж, балалар сәнгать мәктәбе, райгаз, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге, 1 нче, 2нче, 4 нче Алексеевск мәктәпләре, "Восточный" торак милекчеләре ширкәтендә катнашучылар, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре чистартты.
Чүп-чарны илтеп түгү өчен техниканы "Алексеевскдорстрой"ААҖ, Алексеевск районы идарәче компаниясе, каты көнкүреш калдыклары полигоны предприятиеләре бирде. Волонтерлар Лебяжье авылыннан алып күпер кичүенә кадәр бөтен яр буе территориясен узып, пакетларга яр буендагы чүп-чарны җыеп бетерделәр. 58 куб.м чүп-чар каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп ташланды.
Әлеге акциягә район үзәгенең 2 нче мәктәбе балалары да кушылды. Куйбышев сусаклагычы яр буйларын җыештырган балалар анда беркайчан да чүп-чар ташламаслар, дип ышанырга мөмкин.
Димәк, "яшел" акция тәрбияви бурычны үтәде. Укучыларның яр буйларын чистартуга керткән өлешләре турында газетабызның киләсе саннарының берсендә сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев