Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Эшкә чакырабыз

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлекчәсе полиция-хезмәт күрсәтү төркемен йөртүче, тикшерүче, полициянең участок уполномоченные вазифаларында эчке эшләр органнарына хезмәт итәргә чакыра.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, вазыйфага карап, 25 000 сумнан алып акча түләнә, еллык түләүле 40 календарь көнлек отпуск бирелә, тулы социаль пакет һәм полиция хезмәткәрләре өчен каралган барлык ташламалар һәм компенсацияләр бирелә.

Урта гомуми һәм урта һөнәри белемнәре булган хезмәткәрләр өчен Россия Эшке эшләр министрлыгының белем бирү оешмаларында югары һөнәри белем алу мөмкинлеге бар.

Кандидатларга таләпләр: - 18 яшьтән 35кә кадәрге яшьтә булу; - урта гомуми белемнән дә ким булмаган белем булу (11 сыйныф); - нык сәламәтлек һәм физик әзерлекле булу; - Россия гражданлыгы; - хөкемгә тартылмаган булу.

Эшкә керү мәсьәләләре буенча Россия Эшке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча шәхси состав белән эшләү бүлегенә дүшәмбедән җомга көннәренә кадәр сәгать 8дән 17:30га (12дән 13:30га кадәр төшке аш) кадәр Алексеевск ш.т.б., Казаков ур., 9В адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: 2-42-02, 8-999-759-37-70

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X