Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

“ФОРПОСТ”лар – беренче

Алексеевскиның "Форпост" үзәге кече шәһәрләр арасында республикада иң яхшы дип танылды. Бу хакта 16 декабрьдә булып узган Татарстан Республикасы "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча IX республика яшьләр берләшмәләре слетында билгеле булды.

Алексеевскиның яшь хокук тәртибен саклаучылары мондый югары бүләккә Әфганстан инвалидларының район җәмәгать оешмасы белән актив һәм үзара ярдәмләшеп эшләүләре өчен лаек булдылар. "Форпост"ның яшьләр белән эшләү белгече Лилия Кашапова сөйли:


- Районда бер студентлар (аграр колледж базасында) һәм 24 мәктәп отряды эшли. Ел дәвамында полиция белән берлектә "Сәләт" яшьләр форумы, Республика һәм бистә көне, "Милләтләр кроссы" кебек республика һәм район чараларында җәмәгать тәртибен сакладылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы эшендә дә катнашабыз, "Баланы юл аркылы чыгар" һәм "Куркынычсыз җәяүле кичүе" акцияләре үткәрдек. Сугышчан дан музее базасында Геройлар көне, Наркоманиягә каршы көрәш көне кебек төрле чаралар оештырабыз. Музей буйлап экскурсия үткәрәбез. Студентлар белән хәрби-спорт слетларында катнашабыз, анда призлы урыннар алабыз. Якын арада полиция бүлеге белән бергә "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрергә ниятләп торабыз -имин булмаган гаиләләргә барабыз, шулай ук егетләребез мәктәпләрдә Яңа ел чараларында тәртипне тәэмин итәчәкләр. Эшебезне республика дәрәҗәсендә билгеләп үтүләренә бик шатмын.


Актив эшләгәне өчен үзәккә - "Калашников" автоматының макеты, ә Лилия Кашаповага кул сәгате бүләк ителде. "Яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм ирешкән уңышлары өчен үзәк хезмәткәре Алена Кузьмина һәм аграр колледжның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча студентлар берләшмәсенең актив катнашучысы Нина Калашникова "Форпост" Республика үзәге директоры Андрей Рыковтан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев