Гавами тыңлаулар башлану турында хәбәрнамә
Алексеевск ш.т.п.нда төзелеш параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү буенча гавами тыңлаулар башлана.
ХӘБӘРНАМӘ Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кадастр номеры 16:05:010601:522 булган капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең, рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү проекты буенча гавами тыңлаулар башлау турында
-
Әлеге мәгълүмат белән Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, кадастр номеры 16:05:010601:522 булган, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең, рөхсәт ителгән төзелешнең иң чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турындагы карар проекты буенча гавами тыңлаулар башлануы турында хәбәр итәбез (алга таба – Проект).
-
Проектка мәгълүмати материаллар исемлеге:
-
«Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, кадастр номеры 16:05:010601:522 булган, капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында» 2026 елның 01 июлендәге 7 номерлы Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы карары;
-
күчемсез мөлкәт объекты турында Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрыннан өземтә.
-
-
Проект буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе һәм сроклары:
-
муниципаль берәмлек халкына хәбәр итү датасы: 01.07.2026 ел;
-
гавами тыңлауларны үткәрү датасы: 05.08.2026 ел, 16 сәгать;
-
гавами фикер алышулар тәмамлану көне: 05.08.2026 ел.
Гавами тыңлаулар үткәрү процедуралары түбәндәге этапларны үз эченә ала:
-
гавами тыңлаулар башлану турында хәбәр итү;
-
проектны һәм аңа мәгълүмати материалларны рәсми сайтта урнаштыру һәм мондый проект экспозициясен ачу;
-
проект экспозициясен үткәрү;
-
гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү;
-
гавами тыңлауларның нәтиҗәләре турында бәяләмә әзерләү һәм бастырып чыгару.
Гавами тыңлауларда каралырга тиешле проект экспозициясен ачу урыны һәм көне: 09.07.2026 ел.
Проект экспозициясен үткәрү вакыты: 09.07.2026 – 05.08.2026.
Экспозицияне карарга мөмкин булган көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат: эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты 12.00–13.00), түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т.п., Павелкин урамы, 18 йорт.Гавами тыңлауларда катнашучыларның проектка кагылышлы тәкъдим һәм искәрмәләр кертү тәртибе, сроклары һәм формасы: 2026 елның 4 августына кадәр эш көннәрендә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча язма рәвештә кабул ителә: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т.п., Павелкин урамы, 18 йорт.
Гавами тыңлауларда катнашучылар җыелышын үткәрү көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат: 2026 елның 5 августында 16 сәгатьтә, үткәрү урыны – Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск ш.т.п., Павелкин урамы, 18 йорт.
-
-
Гавами тыңлауларда катнашучылар: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге халкы, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутатлары, комиссия әгъзалары.
-
Иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект урнаштырылачак рәсми сайт турында мәгълүмат, һәм аңа мәгълүмати материаллар:
-
иҗтимагый фикер алышулар башлану турында хәбәр итә башлаганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча проектны Алексеевск муниципаль районының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/proekti-po-publichnim-slushaniyam.htm
-
-
Әлеге хәбәрнамәне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алексеевск шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында бастырып (https://alekseevskiy.tatarstan.ru/opoveshcheniya-o-nachale-publichnih-slushaniy.htm), шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка җиткерергә:
-
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Башкарма комитетының административ бинасы: Алексеевск штп, Павелкин урамы, 18 йорт;
-
Күпфункцияле үзәк, Алексеевск штп, Совет мәйданы, 2 йорт;
-
Район мәдәният йорты, Алексеевск штп, Совет мәйданы, 1а йорт;
-
Үзәк китапханә, Алексеевск штп, Казаклар урамы, 12 йорт.
-
Алексеевск шәһәр җирлеге Башлыгы урынбасары
В. В. Увакина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев