Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Гражданнарның үзара салымы турында

Хөрмәтле Алексеевск шәһәр җирлеге халкы, 2019 елның 1 декабрендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча үткәрелгән җирле референдум нәтиҗәләре буенча, 500 сум күләмендә акча түләргә кирәк булачак.

Җыелган акчалар дүрт тапкырга күбәйтеләчәк һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм бистәбез территориясен төзекләндерүгә тотылачак. Үзара салымнан: 1 төркем инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, Россия Армиясе сафларына хезмәт итүгә чакырылган гражданнар, 18 яшькә кадәрге 3 баласы булган күп балалы гаиләләр азат ителә. Үзара салымны 2020 елның 15 мартына кадәр түләп бетерергә кирәк. Район кешеләренә уңайлы булсын өчен комиссиясез түләү Ак Барс Банк бүлекчәсендә башкарыла.

Кадерле алексеевскилылар, бары тик уртак тырышлыгыбыз белән генә без яраткан бистәбезне тагын да матурайта алабыз. Битараф калмыйк! Бу безнең уртак йортыбыз, без биредә үстек һәм яшибез, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз да биредә олы тормышка аяк баса. Туган ягыбыз чәчәк атсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X