"Муниципаль белдермә"

Хастаханәгә плитәләрдән барып җитеп була

Июль ае буена эшчеләр Куйбышев урамында плитә түшәделәр. Хәзер бу урамнан хастаханәгә барганда үтеп йөрүче автомобильләрдән курыкмаска һәм пычракта аяк киемнәрен буямаска була.

- Без инде эшне төгәлләп киләбез, чокырга килеп җиткәч, икенче якка күчтек,- ди төзүче Миңгали Насретдинов. - Хәзер хастаханә янында салып бетерәсе калды. Бу җәяүлеләр сукмакларының киңлеге 2 метр булачак. Узган эшләр тәҗрибәсе исәпкә алынды һәм кайбер урыннарда коляскалы әниләр өчен керү урыннары ясау күздә тотыла. Ә менә начар күрүчеләр өчен тактиль плиткалар әлегә каралмаган. Эшләрне 10 нчы августка төгәлләргә планлаштырабыз.
- Яхшы плитә, - дип уртаклаша беренче тәэсирләре белән бистәдә яшәүче Анастасия. -Ләкин менә керү юлларын күбрәк ясасалар да ярый иде, мин бары икене генә күрдем. Әмма миңа ошый, ул һич тә комачауламый, хәзер шактый уңайлы булачак, дип уйлыйм.


Нет комментариев