Заря
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле Алексей Иванович!

    Сезне хөрмәт итүче һәм Сезне яратучы Алексеевск районының бөтен кешесе исеменнән туган көнегез уңаеннан иң эчкерсез һәм җылы котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә район хакына күпьеллык һәм иҗади эшләвегез өчен кат-кат рәхмәт сүзләре әйтәбез, Сезнең хезмәт нәтиҗәләрен барыбыз да күреп торабыз. Сез алексеевскилылар өчен намуслылык, яхшылык, җаваплылык һәм алдан күрә алучанлык,...

    Турыдан-туры катнашуыгызда һәм Сезнең фикердәшләр командасының ипле эшләве нәтиҗәсендә районда йөзләрчә мең кв.метр торак төзелде, газлаштыру программасы төгәлләнде, районның барлык торак пунктлары каты түшәмәле юллар белән тоташтырылды, егерме биш күпер салынды. Социаль инфраструктураны һәм җитештерүне үстерү һәрчак Сезнең җитди игътибарыгызда булды.
    Сез халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү өчен дә күп эшләдегез, һәр татар авылында мәчетләр салдыгыз, бистәдә Воскресение чиркәвен торгыздыгыз, "Изге чишмә" тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгын реконструкцияләүгә булыштыгыз. Мәдәниятне, сәламәтлек саклауны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аерым игътибар бирдегез.
    Сезнең бүген дә безгә һәрьяклы ярдәм күрсәтүегез, алексеевскилыларның уңышларына чын күңелдән сөенүегез, районда спортны үстерүгә булышуыгыз, атап әйткәндә, ярышларның бадминтон кебек популяр төренә кураторлык итүегез күңелгә рәхәтлек бирә.
    Сезгә, Алексей Иванович, һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык һәм яхшылык, бар нәрсәдә иминлек телибез.
    Сезнең кебек кешеләр югары әхлакый планканы тоталар, аларга һәркем тигезләнергә тиеш. Тормыш юлыгызда теләсә кайсы минутта таянырлык кешеләр генә очрасын, ә һәр яңа көн гаилә учагы җылысы белән җылытсын.

    Хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: