Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Иң яхшысы – чыршыны сатып алу

Дәүләт урман каравылы көчләре белән урман үсентеләре кишәрлекләренә патрульлек итү башланды.

Биләр урманчылыгы җитәкче-урманчысы Галим Хәбибуллин редакциягә сөйләвенчә, Яңа ел алдыннан Биләр, Урта Тигәнәле һәм Родники торак пунктлары кешеләре тарафыннан ылыслы агачларны законсыз кисү очраклары арткан. Мәсәлән, 2012 елның 1 декабреннән 2013 елның 31 гыйнварына кадәр бу бозулар өчен өстә атап үтелгән авылларның 5 кешесе административ җаваплылыкка тартылган. Урманчы сүзләренчә, агачларны законсыз кискән һәм зыян китергән өчен гражданнарга - 3 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, урыннардагы затларга 20дән 30 меңгә кадәр административ штраф салыначак.

Бәйрәмеңне бозмас өчен иң яхшысы: чыршыны сатып алу, өстәвенә нарат һәм чыршыны шикле кешеләрдән алмаска кирәк, ә инде сатып алганда накладной, түләгәнлеккә квитанция яки ордер таләп итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев