Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Игътибар: этләрне ату

Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты искә төшерә: сукбай, шулай ук урамга муенчак кигезеп булса да, караучысыз чыгарып җибәрелгән йорт этләрен ату район үзәгендә 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

"Хәзер сукбай этләрне системалы төстә ату бара. Шуңа да карамастан, урамнарда йөрүче этләр саны кимеми, - дип искә төшерә бистә мэры Александр Харитонов. - Яз җитте, аларның "туйлары" башлана, шуңа күрә эт өерләренең кешеләрне куркыту очраклары еш күзәтелә. Тиздән каникуллар башланачак һәм балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәчәкләр, ягъни хайваннар белән очрашачаклар. Шул уңайдан кешеләргә мөрәҗәгать итеп, маэмайлары кадерле булса, аларны караучысыз калдырмауларын һәм урамга муенчакларсыз алып чыкмауларын сорыйбыз.

Фото:http://www.thecallofmen.com/wp-content/uploads/2012/09/Mad-Dog.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев