Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Иртәгә без нинди булырбыз?

1 нче спорт комплексының актлар залында, сишәмбе көнне, 20 ноябрьдә, партиянең җирле бүлекчәсе "Бердәм Россиянең яшь гвардия" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы штабының хисап-сайлау конференциясе булды. Анда йөздән артык актив яшьләр, мәктәп, аграр колледж вәкилләре, район предприятие һәм оешмаларының эшче яшьләре катнашты. Җыелыш Илдар Ягъфәровның "Аталар һәм балалар" проблемасына багышланган "Брелок" фильмын...

1 нче спорт комплексының актлар залында, сишәмбе көнне, 20 ноябрьдә, партиянең җирле бүлекчәсе "Бердәм Россиянең яшь гвардия" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы штабының хисап-сайлау конференциясе булды. Анда йөздән артык актив яшьләр, мәктәп, аграр колледж вәкилләре, район предприятие һәм оешмаларының эшче яшьләре катнашты.

Җыелыш Илдар Ягъфәровның "Аталар һәм балалар" проблемасына багышланган "Брелок" фильмын күрсәтүдән башланып китте. Бу эш Татарстан авторы коллекциясендә иң яхшыларның берсе булып тора һәм ике эпоханы: узган гасырның 70нче елларын һәм безнең көннәрне колачлый. Фильм республика киноиндустриясен үстерүне максат итеп куйган "Безнең кино" партия проекты кысаларында күрсәтелде.
Алга таба конферен-циянең иҗади өлешен яшьтәшләренә яхшы кәеф бүләк иткән аграр колледжның" Пилигрим" командасыннан КВН чылар дәвам иттерде.
Конференция эшендә җирле сәяси советның өч әгъзасы: Николай Чурин, Надежда Тарасова һәм Валентина Увакина катнашты.
Конференцияне ачып җибәргәндә штаб начальнигы Лилия ЯҺудина районның җәмәгать тормышында яшьләрнең актив катнашуын билгеләп үтте, әмма шуның белән бергә күбесенең читкә китүен дә ассызыклады. Моннан тыш, районның яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре докладлар белән чыгыш ясадылар.
Аграр колледжның "Без булдырабыз" волонтер оешмасы җитәкчесе Ольга Свинкова үткәрелгән акцияләр турында сөйләгәндә мәктәпләргә изге урыннарны беркетү һәм бергәләп пляжны җыештыру тәкъдиме белән чыкты.
Шулай ук Балалар иҗаты үзәге вәкилләре, республика балалар думасы депутаты Алинә Вафина, район балалар думасы спикеры Татьяна Куличкова һәм 1 нче Алексеевск урта мәктәбе укучысы Никита Фомин чыгыш ясадылар. Алар җыелучыларны "Территория талантливых", "Тропинка к счастью", "Сделай свой выбор","70 лет Великой Победы" проектлары белән таныштырды.
"Йолдыз" хәрби-тарихи клубы эшчәнлеге турында сөйләп, аның җитәкчесе Владислав Осянин, клуб эшләгән дәвердә аның әгъзалары, Бөек Ватан сугышы барган урыннарда казу эшләрендә катнашып, 250 солдат мәетен табып җирләделәр һәм 4 исемне кире кайтардылар, дип билгеләп үтте. Мондый клублар республика районнарының барысында да юк, һәм бу катлаулы, ләкин тарихи яктан чыгып караганда мөһим эш бары тик район хакимиятенең ярдәмендә генә алып барыла. "Форпост" хокук тәртибен саклау җәмәгать оешмасы җитәкчесе Лилия Кашапова җинаятьләрне булдырмау, фәкыйрь гаиләләргә булышу, Әфганстанда һәм Чечнядагы сугышлар ветераннары җәмгыяте белән үзара багланышта эшләү турында сөйләде.
Яшьләр алдында ясаган чыгышында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Николай Чурин, яшьләр проектлары һәм программалары турында сөйләп, җыелучыларга уңышлы кешеләр-спортчылар, бизнесменнар, үз эшләренең белгечләре булуларын һәм моңа калганнарны да ияртүләрен теләде.
Эш көне тәртибендә тагын бер мәсьәлә "Яшь гвардия" штабы әгъзаларын сайлау булды, аңа Сөләйманов Рифгат, Яһудина Лилия, Вангаев Алексей, Никошов Яков, Кашапова Лилия, Вафина Алинә, Куличкова Татьяна, Фомин Никита, Свинкова Ольга, Әхмәтова Лилия, Царева Марина һәм Гатин Альберт керде. Ә Сөләйманов Рифгат, Свинкова Ольга һәм Станислав Казаков "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" Татарстан региональ бүлекчәсе конференциясенә делегатлар итеп сайландылар, алар анда безнең районны тәкъдим итәчәкләр.
Конференция тәмам-ланганда партия секретаре Валентина Увакина яңадан сайланган штабны котлады, яшьләргә актив, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде, Белов Вячеславка, Свинкова Ольгага, Царева Маринага һәм Булыгин Алексейга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев