Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Кадерле дуслар! Стелаларның (плитә) эскиз-проектына конкурс игълан ителде

Игътибар, конкурс!

Кадерле дуслар! Стелаларның (плитә) эскиз-проектына конкурс игълан ителде, алар район үзәгендә боҗралы транспорт хәрәкәте урыннарында куелачак.

Җиңүчене компетентлы жюри сайлаячак. Иң яхшы проект авторларын кыйммәтле призлар, ә иң мөһиме - яраткан районыбызда үз идеяләреңне гамәлгә ашыру мөмкинлеге көтә. Безнең өчен һәркемнең фикере мөһим. Мәктәп яшендәге катнашучылар арасында берьюлы өч җиңүче билгеләнәчәк, аларның проектларын без “Заря/Таң” газетасы битләрендә бастырачакбыз, шулай ук авторларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр. Конкурста катнашучылар яше һәм фантазияләре чикләнмәгән! Идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Алексеевск районын бергәләп матурайтыйк! Схемалар, рәсемнәр һәм эскизлар рәвешендәге проектлар zariaalex@yandex.ru электрон адресына «Конкурс» тамгасы белән кабул ителә, шулай ук ВКОНТАКТЕ! “Заря” төркеме постына аңлатмаларда сурәтләрне дә беркетегез. Эскизлар 2019 елның 8 мартына кадәр кабул ителәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев