Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Кешеләр юмартлыгы

Кичә Воскресенск чиркәве территориясендә изге Герман Казанский хөрмәтенә төзелгән часовня изгеләндерелде. Изгеләндерүдә, мәхәллә кешеләреннән тыш, республиканың күрше районнары дин әһелләре һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты, алар арасында Россиянең элеккеге Премьер-министры, әле кайчан гына Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе булып эшләгән Сергей Степашин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов, Татарстан...

Кичә Воскресенск чиркәве территориясендә изге Герман Казанский хөрмәтенә төзелгән часовня изгеләндерелде.

Изгеләндерүдә, мәхәллә кешеләреннән тыш, республиканың күрше районнары дин әһелләре һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты, алар арасында Россиянең элеккеге Премьер-министры, әле кайчан гына Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе булып эшләгән Сергей Степашин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм башкалар катнашты. Бәйрәм гыйбадәтен кылганнан соң Воскресенск чиркәве побы протоиерий Павел мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге часовня чиркәү төзүче Герман Боровиков хөрмәтенә торгызылды һәм изге Герман Казанский исемен йөртәчәк, диде.

- Часовняның исеме аталган изге кеше 16нчы гасырда яшәгән һәм Казан һәм бөтен Татарстан җиренең яклаучысы булып тора. Моннан берничә ел элек безнең чиркәү аның химаячесе Алексей Демидов инициативасы белән изгеләндерелгәндә Герман Сергеевич һәм чиркәвебезне барлык төзүчеләр өчен догалар укыр өчен часовня төзергә карар ителде. Чиркәү һәрвакыт химаячеләре һәм матди ярдәм күрсәтүчеләр өчен дога кыла. Аның турыдан-туры катнашында Алексей Ивановичның улы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алексей ярдәмендә ул торгызылды. Часовняда су изгеләндерелә, теләсә кайсы вакытта һәркем бирегә килеп изге су ала, юына, үзенә су бөрки, изге суны эчә, купельда коена һәм изге су аша тәэсир итә торган рухи муллыкка якыная ала. Аллаһы Тәгалә кушып, без тагын да чистарак, Раббыбызга якынрак булсак иде, чөнки иң төп храм - күңелебез храмы ул. Әгәр күңелебез яхшы якка үзгәрсә, бу инде үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге яхшы булачак, дигән сүз.

Изгеләндерү тантанасында катнашкан район башлыгы Владимир Козонков та алексеевкилыларны шушы истәлекле вакыйга белән котлады:

- Часовняны изге-ләндерү уңаеннан менә ничәнче тапкыр инде бергәләп җыелу күңелгә рәхәтлек бирә. Бу - бистәдә бишенче часовня. Аллаһы Тәгалә кушып, соңгысы булмасын иде. Ул мәхәллә кешеләренә кирәк булды һәм моны яхшы кешеләр хуплады. Шунысы куанычлы: бүген ничәнче тапкыр безгә ярдәм күрсәтүче кунак-лар килде. Сергей Вадимович мәхәлләбезгә бик яхшы карашта, без кыш көне аннан икона алдык, бу традиция дәвам итәр, дип уйлыйм. Без моңа шат кына булачакбыз. Бәйрәмне оештырган мәхәллә кешеләрен котлыйсым, барысына да яхшылык, игелеклелек һәм иминлек телисем килә.

Сергей Степашин үзе шушы вакыйга хөрмәтенә чиркәүгә чираттагы бүләк - борынгы икона бүләк итте:

- Кадерле алексеевскилылар, бүген часовняны изгеләндергәндә минем бернинди дә дәүләт эшләре белән бәйле булмыйча, ирекле император Палестина православие җәмгыятенең ирекле җитәкчесе буларак катнашуым үзем өчен зур вакыйга. Һәм дөрестән дә, бүген һава торышының искиткеч булуы да куандыра. Җиребезгә тарихи истәлекнең әйләнеп кайтуы куанычлы. Биредә, Татарстан Республикасында, кешеләр дуслык һәм татулыкта төрле диннәр, шул исәптән православие һәм мөселман диннәренә табына. Һәм безнең бергәләп, тыйнак кына Аллага йөз белән борылуыбыз нык сөендерә. Изгелек һәм мәхәббәт дөньяны коткара. Минем гаҗәеп бу часовняны булдырган осталарга рәхмәт әйтәсем килә. Сез инде аңа күнеккәнсездер, ә мин исә өемә кергәндәй үтәм- анда җылы һәм рәхәт.Изге Герман XVI гасырда туганга күрә, минем гыйбадәт йортына шул гасырның дүрт рәтле иконасын бүләк итәсем килә: ул һәрчак сезнең белән булсын.

Изгеләндерү тантанасында Герман Боровиковның балалары һәм оныклары катнашты, ә аның килене Ольга часовня төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев