Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Хезмәт коллективлары белән очрашулар вакытында 2021 елда гражданнарның үзара салым акчаларын нәрсәләргә тотырга мөмкин булуы тәкъдим ителде

Кичә хезмәт коллективлары җыеннарында үзара салым акчасына башкарылган эшләр генә түгел, ә алексеевскилыларның фикерләрен исәпкә алып, нәрсәләр эшләргә кирәк булуы турында да сөйләштеләр.

Район башлыгы Сергей Демидов «Алексеевск сөт заводы» предприятиесе һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Сергей Демидов халык тарафыннан җыелган һәм республика тарафыннан күбәйтелгән акчаларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде, халык тәкъдимнәренә җавап бирде. Шулай итеп, алексеевскилылар Ленин урамындагы тротуарны ремонтлауны һәм Абрамов урамын яктыртуны, Ахтыр елгасы ярларын чистартуны сорадылар. Очрашу форматы сөендерде: алексеевскилылар үзләре үк үзара салым акчаларын киләсе елда нәрсәләргә тотырга кирәк булуы турында фаразладылар. «Без бер урында торырга теләмибез, - диде заводта эшләүче Валерий Долгов, - моның өчен үзебезгә дә нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Соңгы вакытта районыбызда күп эш башкарылганын күрәбез. Димәк, алга таба да катнашырга кирәк».

«Хәзер авыр вакыт. Әмма без үз җиребездә башкарган һәм башкарылачак эшләрнең барысы да алексеевскилыларга уннарча елга калачак», - дип мөрәҗәгать итте хезмәткәрләргә Сергей Демидов.

Муниципалитет башлыгы медикларга да мөрәҗәгать итте: «Пандемия чорында без хәзерге тормышыбызның ике һөнәр иясеннән - укытучылардан һәм табиблардан башка мөмкин булмавын аңладык. Көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Инфекция таралуга юл куймаска башкарылган бөтен эшегез өчен рәхмәт сезгә, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бәхеткә, без районыбызда covid-19 очракларының артуын теркәмибез, әмма пневмония белән авыручылар саны артуын күзәтәбез. Зинһар өчен үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз».

 

2020 елда гражданнарның үзара салым акчасына башкарылган эшләр:

Октябрь урамы буенча (322 метр) юл, 2,9 млн. сум.

Яңа зират территориясен киртә белән тоту, шул исәптән асфальт юл җәю һәм парковканы төзекләндерү, 3 млн. сум.

Щорс урамы буенча 1нче мәктәпкә илтүче юл, 1,4 млн. сум.

Гагарин урамындагы (800 метр) су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру, 1,7 млн. сум.

Боровиков һәм Красноармейская урамнарында ике су башнясы урнаштырылган, 2,1 млн. сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X