Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Хезмәтләрен билгеләп үттеләр Алексеевск районында

Фалия Әсхәт кызы Шәмсетдинова – «Алексеевск үзәк район хастәханәсе» дәүләт автономияле бюджет учреждениесенең хастаханә бүлегенең медицина регистраторы, сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Анна Александровна Данеева – «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең Ар.Баран авыл мәдәният йорты режиссеры, Алексеевск районында клуб эшен үстерүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Ашраф Атлас улы Нурмөхәммәтов - Татарстан Республикасы Алексеевск районы суды рәисе, районның суд системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яше тулу уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Илнур Рафик улы Дудкин – «Стройдорсервис» ЧҖҖ мастеры һәм Михаил Александрович Ещёв – «Стройдорсервис» ЧҖҖ слесарь-сантехнигы, Алексеевск районы башлыгының Алексеевск районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең ябык йөзү бассейны бинасын реконструкцияләүдә төзелеш-ремонт эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкарганнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев