Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Хәзер район үзәгендә яшәүчеләрдән бистәбез чәчәк ата

Сезнең ярдәм белән, кадерле якташлар

Хәзер район үзәгендә яшәүчеләрдән бистәбез чәчәк ата, дигән сүзләрне еш ишетергә була. Ә бу кешеләрнең көче белән һәм аларның үзара салым программасында актив катнашуы аркасында гамәлгә ашты. Тулырак мәгълүмат безнең материалда.

Узган ел үзара салым акчалары түбәндәге мәсьәләләргә тотылды:

Гагарин урамында су башнясын алмаштыруга - 1,1 млн. сум; Южная урамы буенча 850 метр асфальт юл җәюгә - 2,8 млн. сум; Павелкин урамы буенча күп фатирлы йортлар тирәсендә (500метр) металл койма куюга – 1 млн. сум, Куйбышев урамы буенча 350 метр озынлыктагы тротуар юл җәюгә – 1,5 млн. сум, Яңа елга бистәбезне бизәүгә - 1,7 млн. сум. Былтыр Чиркәү мәйданында үзәк чыршы тирәсенә якты иллюминация урнаштырылды, яктыртылган сыннар сатып алынды, тере чыршылар бизәлде. Әлеге программа үзен 2020 елда яхшы яктан гына күрсәтте. Ул вакытта 2 164 825 сум акча җыелган иде инде. Республика финанславы белән бергә әлеге сумма 11 106 825 сум тәшкил итте. Бистәбездәге вәзгыятькә анализ ясап һәм гражданнарның фикерләрен исәпкә алып, референдумда барлык акчаларны су белән тәэмин итү һәм юлларны төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде.

Түбәндәге эшләр башкарылды:

узган ел Гагарин урамында урнаштырылган яңа су башнясыннан завод микрорайонындагы күп фатирлы йортларга кадәр су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштырылды, эшләрнең гомуми күләме 850 метр - 1,7 млн. сум тәшкил итте; Павелкин урамындагы күп фатирлы йортларда су белән тәэмин итү челтәрләре алмаштырылды – 0,8 млн. сум, әлеге йортлар яңа суүткәргеч торбага яңадан тоташтырылды, бу исә суның сыйфаты һәм краннардан су килү мәсьәләсен хәл итте, бигрәк тә икенче һәм өченче катларда; Красноармейская урамындагы су башнясы алмаштырылды - 1,4 млн. сум, бу Ленин урамыннан Северная урамына кадәрге шәхси микрорайонда краннардан су килү белән бәйле хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде; Гаяз Исхакый урамына су үткәрелде – 0,9 млн. сум, агымдагы елга кадәр әлеге урамда яшәүчеләр суны шәхси скважиналардан гына алган, үзәк суүткәргеч булмаган; Совет ур., 40, Ленин ур., 24, Пионер тыкрыгы, 2 һәм 4 йортлар буенча урнашкан күп фатирлы йортларда су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләренә ремонт ясалды - 1,5 млн. сум.

Юлларны төзекләндерү кысаларында түбәндәге эшләр башкарылды:

Павелкин урамы буенча (социаль яклау бинасы янында) территорияне төзекләндерү: куаклар киселде, асфальт юл җәелде - 0,8 млн. сум; яңа правослау зираты янында асфальт юл җәелде, парковка барлыкка килде - 2,3 млн. сум; Ленин һәм Гагарин урамнары киселешендә коймалар белән тотып алынган тротуарлар барлыкка килде - 0,4 млн. сум; Южная урамы буенча урнашкан яңа футбол мәйданчыгы тирәсендә тротуар барлыкка килде - 0,2 млн. сум; «Импульс» яшүсмерләр клубына юл җәелде, һәм «Куянкай» балалар бакчасындагы территориягә асфальт җәелде һәм парковка барлыкка килде - 0,8 млн. сум.

Бистәбез террито-риясендә халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү программасы актив үсеш ала, һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен Некрасов урамы буенча 1нче урта мәктәп стадионында спорт мәйданчыкларына асфальт җәелде - 0,3 млн. сум.

Ике ел эчендә бистәбезне төзекләндерүгә кешеләр 3 млн. 800 мең сум акча керткән, ә республика бюджетыннан 15 млн. сумнан артык акча алынган.

Үзара салым программасы ярдәмендә район үзәгендә 3 км суүткәргеч челтәре алмаштырылган, 2,5 км чамасы юл җәелгән һәм 1 км чамасы тротуар барлыкка килгән. Тәҗрибә күрсәткәнчә, якын арада юлларны төзекләндерү һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре актуаль булып калачак. Быел гражданнар өчен үзара салым күләме яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 500 сум булыр дип күздә тотыла. 1 төркем инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, Россия Армиясе сафларына хезмәткә чакырылган гражданнар, 18 яшькә кадәрге 3 баласы булган гаиләләр үзара салым түләүдән азат ителә. Үзара салым программасы бистәбезнең алга таба үсешендә һәм чәчәк атуында яхшы ярдәмче булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X