Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Киеренкелек саклана

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы видеоконференция режимында узды. Утырыш барышында сүз хезмәт хакы, салымнар буенча оешмалар һәм предприятиеләрнең, торак-коммуналь хезмәтләр буенча халыкның бурычлары турында алып барылды. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучылар белән бәйләнгән мәсьәләгә дә кагылып үтелде. Билгеләп үтелгәнчә, бу...

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы видеоконференция режимында узды.

Утырыш барышында сүз хезмәт хакы, салымнар буенча оешмалар һәм предприятиеләрнең, торак-коммуналь хезмәтләр буенча халыкның бурычлары турында алып барылды. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучылар белән бәйләнгән мәсьәләгә дә кагылып үтелде.

Билгеләп үтелгәнчә, бу елның азагына кадәр бурычлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләреннән бөтен салымнарны җыеп алырга кирәк. Атап әйткәндә, физик затлар кеременә салым буенча бурыч 6,4 млн. сум тәшкил итә. Бу акча мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм башкаларга вакытында хезмәт хакын, бу оешмаларның коммуналь хезмәтләренә түләү һәм башка чыгымнарны тормышка ашыру өчен кирәк.

Утырышта аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучыларга аерым игътибар бирелде: халыкны социаль яклау бүлегенең соңгы мәгълүматлары буенча районда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә дәүләттән матди ярдәм алучы 673 гаилә исәпләнә, өстәвенә субсидиянең уртача күләме 870 сум тәшкил итә. Районыбызда 10 айда Татарстан бюджетыннан субсидияләр түләүгә барлыгы 5 млн. 974 сум акча бүлеп бирелде. Шуңа да карамастан, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурыч һаман да саклана әле һәм бүгенге көнгә ул 3 млн. 690 мең сум тәшкил итә. Иң күп бурыч эшләүче халыкка (1 млн. 900 мең сум яки 60%), эшсезләргә (500 мең сум (13%)), пенсионерларга (400 мең сум , бу - гомуми бурыч суммасының 10 проценты) туры килә.

Районыбызда субсидия алучылар буенча булган мәгълүматлар уңаеннан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов (утырыш аның рәислегендә үтте) игътибарын бездәге хезмәт хакының түбән булуына юнәлдерде (гаиләнең һәр әгъзасының уртача җан башына туры килә торган кереме шуңа бәйле). Ул авыл җирлекләренең берсендә эшләүче техник хезмәткәрне мисал итеп китерде: аның гаиләсендә җан башына уртача керем 2 мең сумнан аз гына күбрәк тәшкил итә, шуңа күрә дә ул субсидия ала. Равил Фатыйх улы уртача җан башына исәпләнә торган керем дәрәҗәсенә йогынты ясаучы хезмәт хакын (ул эшләмәүчеләрне, мәсәлән, балаларны һәм яшүсмерләрне дә кертеп гаилә әгъзалары санына карап билгеләнә) күтәрергә кирәк, дип басым ясады: хезмәт хакы лаеклы булганда дәүләткә дә субсидияләр түләүгә акча эзләп азапланырга туры килмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев