Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Киндер үстергән өчен җавап бирергә туры киләчәк

Алексеевск районы полиция хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары белән берлектә "Мәк-2013" операциясе кысаларында, кыргый үлән киндер һәм мәк үскән кишәрлекләрне ачыклау өчен ведомство карамагындагы территорияләрдә һәм район кешеләре ишегалларында тикшерү үткәрәчәкләр.

Операция башыннан алып җәмәгатьчелек катнашында барлыгы 456,5 кв. метр (160 кг) кыргый киндер юк ителде. Ике гражданин: берсе - наркотик матдәләр кулланганы, икенчесе - үз бакчасында мәк (46 куак табылды) үстергәне өчен административ җаваплылыкка тартылды. Икесенә дә штраф бирелде. Шулай ук июньдә һәм июльдә берничә торак пункт читендә кыргый кинкер җыю белән шөгыльләнүче ике район кешесенә карата ике җинаять эше кузгатылды. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү бара, дип хәбәр итте полиция майоры Владимир Леушин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев