Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Комиссия эшен дәвам итә

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатыннан 26 июнь көнне Алексеевск шәһәр тибындагы поселок урамнарында административ-техник инспекциянең чираттагы сәфәре булып узды.

Бу көнне егермедән артык хокук бозу очрагы ачыкланды. Биш беркетмә төзелде; халык белән тагын 17 бозу очрагы буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде һәм телдән кисәтү ясалды.

Инспекция үз эшен район үзәгенең Кол Гали, Л. Толстой, Космонавтлар, Пушкин, Сидоров һәм Красноармейская урамнарында үткәрде.

Эш сәфәре барышында йорт яны һәм урам территорияләре карап тикшерелде. Нигездә, бозулар йортлар каршындагы төзелеш, кош-корт чиклекләре һәм көнкүреш чүп-чарын саклауга кагылышлы иде. Күп кенә йорт хуҗаларының территорияләрендә төзелеш материалларын саклауга рөхсәт кәгазьләре, яки бистә советы биргән белешмәләре юк. Районның административ-техник инспекциясе җитәкчесе Рафаэль Фәсахов фикеренчә, төп проблема шунда ки, йорт хуҗалары әлеге территорияне үзләренеке дип саный, муниципалитетны түгел дип уйлый, шуңа да анда чүп-чар, төзелеш материаллары, печән, иске машиналар һәм хәтта корылмалар урнаштыралар. Закон һәм төзекләндерү кагыйдәләре таләпләре нигезендә, моны эшләү катгый тыела.

Беркетмәләр карау һәм карар кабул итү өчен административ комиссия вәкилләренә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев