Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Крутушка» һәм «Жемчужина»га бушлай юлламалар!

«Крутушка» дәвалау-сәламәтләндерү лагерена (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе) бушлай юлламалар бар.

Юлламалар 21 көнгә 1 июньнән 21енә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен (7 яшьтән 15 яшькә кадәр).

«Жемчужина» шифаханәсенә (Яр Чаллы шәһәре) 29 майдан 21 июньгә кадәр бушлай юлламалар бар.

Юлламалар 21 көнгә балалар һәм яшүсмерләр өчен (7 яшьтән 15 яшькә кадәр) бирелә.

Юлламаларны җан башына керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче балигъ булмаганнар ала ала.

Юлламалар өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 2 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен телефон: 2-47-41.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев