Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Көтелмәгән хәлдә калмас өчен

Район үзәгендә башкарма комитет җитәкчесе һәм комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр җирлеге җитәкчесе Александр Харитонов, предприятие җитәкчеләре, граҗданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре катнашында комиссия утырышы булып узды. Язгы ташкынга әзерләнү утырыш барышында каралган төп мәсьәлә булды, шуның нәтиҗәсендә былтыр шактый матди...

Район үзәгендә башкарма комитет җитәкчесе һәм комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр җирлеге җитәкчесе Александр Харитонов, предприятие җитәкчеләре, граҗданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре катнашында комиссия утырышы булып узды.

Язгы ташкынга әзерләнү утырыш барышында каралган төп мәсьәлә булды, шуның нәтиҗәсендә былтыр шактый матди зыян китерелде.
Атап әйткәндә, Дамир Әмир улы бистә һәм район авыллары тирәсендә су артык күп җыелмасын өчен мәҗбүри рәвештә суагызгычлар ясалырга тиеш, ә җимергеч су басу була-нитә калса, техника әзерлек хәленә китерелде, дип басым ясап әйтте. Моннан тыш, ассызыклап әйтелгәнчә, барлык авыл җирлекләре башлыкларына су төбендәге торбаларны ачарга һәм суны җибәрергә, мотопомпаларның төзеклеген тикшерергә кирәк. Су басуларга еш дучар була торган зоналарда яшәүче кешеләргә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итәргә, аларны азык-төлек, кирәкле әйберләр белән тәэмин итүләрне сорарга, эвакуацияләнү очрагына документларны әзерләп торырга һәм, һичшиксез, йорт хайваннары турында кайгыртырга (аларны куркынычсызрак урынга күчерергә) кирәк.
Оператив штаб эшенә килгәндә, аларның тәүлек әйләнәсе эшләве оештырылырга тиеш, дип басым ясап әйтте Дамир Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев