Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Куркып кына коррупцияне җиңеп булмый

Район үзәгенең берничә урынында коррупциягә кагылышлы сораулар буенча гражданнардан язма мөрәҗәгать өчен билгеләнгән "хәбәрдарлык әрҗәләре" урнаштырылган. Тик безнең халык аны әллә күрми, әллә аларның барлыгы турында да белми, әллә инде җәмгыятьнең бу "авыруы" белән бәйле булган проблемаларны әйтергә кыюлыклары җитми, куркалар. Ни генә булмасын, ел буена мондый әрҗәләрнең берсеннән бары...

- Анна Данисовна, безнең укучыларыбызга әйтегез әле, зинһар, бистәбездә мондый "хәбәрдарлык әрҗәләре" кайда куелган һәм алар безгә ни өчен кирәк?

- Әрҗәләрнең берсе - күп функ-цияле үзәкнең беренче катында, икенчесе - "Карусель" әйберләр базарында, ә өченчесе үзәк район хастаханәсе поликлиникасында урнаштырылган. Алар алексеевскилылар һәм авыл җирлекләре кешеләрен коррупция белән бәйле проблемаларны чишүне җәлеп итү максатыннан, шул хәл-ләрне ачыклап кына калмыйча җәмгыятебездәге әлеге явызлык белән көрәшер өчен куелган.

- Комиссия әрҗәдән алган хатта нинди мәгълүмат бар иде соң?

- Хатта авылда яшәүчеләрнең Зур Тигәнәле фельдшер-акушерлык пункты фельдшерына шикаятьләре язылган иде. Хат эшче төркем тарафыннан (нәкъ менә шул төркем гражданнарның язма мөрәҗәгатьләрен "хәбәрдарлык әрҗәсе"ннән алганнан соң карый һәм карар кабул итә) Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибына тапшырылды. Ни өчен икәнлеген аңлатам. Беренчедән, бу шикаять җирле үзидарә органнары компетентлыгына керми. Андый очракларда мөрәҗәгатьләр тиешле хокуклары булган дәүләт власте органнарына җибәрелә. Икенчедән, коррупциягә бәйле булмаган, хокукка каршы гамәлләр кылу очраклары турындагы аноним хатлар тикшерелә, әмма алар җавапсыз кала. Өстә күрсәтелгән шикаятьне имзалаганда да конкрет фамилия урынына "авылда яшәүчеләр" дип кенә куелган, ягъни җавапны юлларлык кеше юк иде.

Алдан ук кисәтеп үтәсе килә, әдәпсез, ямьсез итеп язылган хатлар укылмый да, игътибарга да алынмый. Ә урындагы затларны мыскыллаудан тыш, тормышлары, сәламәтлекләре, мөлкәтләре һәм аларның гаилә әгъзаларына янау сүзләреннән торган хатлар хокук саклау органнарына җибәрелә.

- Андыйлар булдымы?

- Мин эшләгән бер ел эчендә андый очраклар булмады.

- Анна Данисовна, соңгы сорау: районда яшәүчеләрдән кемгә дә булса көч структураларын ришвәтчелек, коррупция очраклары турында кисәтәсе яки түрәләрнең үз вазыйфаларыннан явызларча файдалану фактлары турында хәбәр итәсе һәм аны җинаять өстендә тоттырасы килде ди. Ул очракта нишләргә? Чөнки "хәбәрдарлык әрҗәсе"ндә хат бик озак ятарга мөмкин бит.

- Исегезгә төшерәм, ул чагында көч структураларының "кайнар линия"сенең теләсә кайсы номерына: 2-43-49 (район прокуратурасы), 2-43-98 (полиция), шулай ук 2-55-00 телефоны аша район Советына шалтыратырга мөмкин.

мчесе Анна Демидова белән сөйләшергә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев