Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

кыр шунталысы: мәктәпнең яңадан тууы

Республика программасы нигезендә Кыр Шунталысы урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә.

Яңа уку елы башлануга әлеге белем бирү учреждениесе бинасын әзерләүгә 10 миллионлап сум акча бүлеп бирелгән. Моннан утыз ел элек төзелгән мәктәп узган чорда бер генә зур ремонт та күрмәгән, бары тик спортзалның түбәсе генә яңартылган булган.
- Ниһаять, чират безгә дә җитте, - дип сөйли мәктәп директоры Гөлсинә Нуретдинова. - Программада каралган эшләрнең барысы да эшләнде. Төгәлрәк итеп әйткәндә, хәзерге вакытта түбә, иске агач эчке ишекләр (керү ишекләрен куясы калган) блоклары белән пластикларга алмаштырылды, шулай ук су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системалары яңартыла. Бинаның фасады бер-берсенә күчә-күчә коңгырт, кызгылт сары һәм сары төсләргә буялды. Ремонтланган вестибюль, асылмалы түшәмнәр һәм ремонтланган киенү-чишенү бүлмәсеннән кала үзәк керү урынында яңа витражлар да пәйда булачак. Заманча интерьер һәм мебель - өстәлләр, урындыклар, шул исәптән ашханә өчен химаячеләр акчасына сатып алынган савыт-саба, шулай ук балаларга уку өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырышкан ата-аналар һәм укытучылар акчасына сатып алынган пәрдәләр, һичшиксез, мәктәпне матурайтып бетерәчәк һәм сыйныф бүлмәләрендә уңайлы халәт тудырачак. Шулай итеп, бүген парталар янына утырырга әзерләнүче илле бала 1нче сентябьдә үз мәктәпләрен танымаячак һәм яңартылган кабинетларда укый башлаячакларына бик сөенәчәк, дип ышанам.
Мәктәпнең төп бинасыннан кала мәктәп яны территориясе һәм спорт мәйданчыгы да тәртипкә китерелә. Спорт инвентарен, кабинетларны мәктәп хезмәткәрләре буйый, ата-аналар да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.

сүз уңаеннан

"МСО-ТАПС" подряд төзү оешмасы башкара торган капиталь ремонт хәзерге вакытта 90 процентка үтәлгән. Шуңа күрә укытучылар, укучылар һәм мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары 1нче сентябрьдә тантаналы линейкада очрашачаклар.

1нче сентябрьдә 69 укучы укыячак Зирекле урта мәктәбе дә капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачачак. Аны капиталь ремонтлауга 5 млн. сумнан күбрәк акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев