Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Кышка әзерләнәбез

Салкыннар башлана, тик төзекләндерү буенча җәй көне башланган эшләр әле һаман дәвам итә.

Район үзәгендә менә берничә ел инде иң проблемалы урын булып иске зират тора, аны карт агачлардан һәм чүп өемнәреннән яхшылап чистартырга кирәк иде. Шуңа күрә әлеге территория җәй көне һәрчак игътибар үзәгендә булды.

Зиратны тәртипкә китергәндә, - ди Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов, без шундый күренешкә тап булдык: агачлар кабер өстенә ауган, кешеләр аларны кисәкләргә кискәннәр һәм өемнәргә өеп куйганнар, билгеле инде күрше каберләргә. Барысы да бик гади аңлашыла: зират иске, кысан, сукмаклар тар, урыны белән бөтенләй дә үтеп булмый. Шуның өчен монда эш авыр булды. Җәй буена без ауган, корыган, авыру агачларны кистек, корыган ботакларны, инде берничә сезон буена коелып җыелган яфракларны, төрле чүпләрне төяп түктек. Кыскасы, барлык территорияне дә чистартырга тырыштык.

Икенче актуаль проблема - бу чүп белән тулган каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары. Район үзәгендә аларның гомуми саны йөзләп исәпләнә, һәркайсы диярлек шыплап эре габаритлы чүп: иске диван, шкафлар, тумбочкалар, рамнар, төзелеш материаллары, файдалануда булган сантехника, корыган агачлар һәм иске-москы белән тулган. Александр Сергеевич безгә хәбәр иткәнчә, каты көнкүреш калдыклары мәйданнарын чистарта башлаганнар инде һәм эш салкыннарга кадәр дәвам итәчәк.

Октябрьдә бистә үзәгенең төп урамнарында агачларны кисү планлаштырыла, ә башкаларында исә бу эшне яшәүчеләрнең гаризалары буенча гына башкарып булачак. Кыш җиткәнче чокырларны ремонтлау да төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта Южная, Толс-той урамнары, Оренбург юлы артындагы подстанция янындагы су торбалары чистартылды, яңалары казылды, шулай ук язын басулардан агып төшкән кар сулары өчен булган каналлар тирәнәйтелде. Бу эшләр барысы да быел язын килеп чыккан хәл кабатланмасын өчен эшлән-де. Шулай ук тиз арада бөтен бистә буйлап янып чыккан фонарьлар яңага алмаштырылачак, чөнки көзен һәм кышын алардан башка булмый, көн бик тиз караңгылана. Һәм ниһаять, бистә урамнарын, оешмалар һәм учреждениеләр һәм күп фатирлы өйләр территорияләрен салкыннар җиткәнче соңгы вакытта җыелып килгән чүптән аралау өчен 12 октябрьдән башлап, өстәмә шимбә өмәләре игълан ителәчәк.

Ә иртәгә барлык предприятие һәм оешмалар, учреждение-ләр хезмәткәрләре көзге "Агач утырту көне" акциясендә катнашачак, ул ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2 меңнән артыграк яшь агач һәм үсенте утыртасы, яз көне утыртып та китә алмаган агач-куакларны карап чыгасы бар.

Игътибарга.

"Агач утырту көне" акциясендә район җитәкчелеге барлык бистәдә яшәүчеләрне дә бу эштә катнашырга чакыра. Үз өйләре янына агач утыртырга теләгән һәркем бушлай үсентеләр килеп ала алсын өчен сөт-консерв комбинатыннан ерак түгел "Виктория" кибете һәм Халыкны социаль яклау бүлеге бинасы каршындагы "Оазис" кибете мәйданында агачлар белән ике "КамАЗ" көтеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев