Заря
  • Рус Тат
  • Кызлар азрак туды

    Җәйнең соңгы аенда Алексеевск ЗАГС бүлеге белгечләре 37 - никахлашу һәм 10 аерылышу турында акт язуын теркәде.

    ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева мәгълүматы буенча, августта 25 бала: 18 малай һәм 7 кыз туган. Биш ана бу шатлыкны беренче тапкыр татыган. Ундүрт хатын-кыз икенче баласын табарга җөрьәт иткән. Дүрт гаиләдә - өченче, тагын ике гаиләдә - дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый дөньяга килгән. Үз кызларына һәм улларына ата-аналар Азалия, Анастасия, Валерия, Кристина, Полина, Римма; Айрат, Әмирхан, Аркадий, Виталий, Владимир, Глеб, Игнат, Илья, Лев, Матвей, Рамазан, Самир, Ярослав дигән исемнәр биргәннәр.

    Шул ук чорда үлү турында 30 акт төзелгән: 14 ир-ат һәм 16 хатын-кыз бакый дөньяга күчкән. Шуларның җидесе, шул рәвешчә, 5есе һәм 2се - хезмәткә сәләтле яшьтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: