Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Кыр Шонталысы авылы бәйрәме булачак

24 август көнне Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында Авыл көне булачак.

Тормыш йөген читтә тартсалар да күңелләре белән һәрчак туган якта булган авылдашларын, якташларын, бу якларны үз итүчеләрне Авыл бәйрәменә көтәләр.

“Авыл бәйрәме бар мәшәкатьләрне бераз читкә куеп, дуслар, туганнар, авылдашлар белән бер очрашып, гөрләшеп алу, яшь чакларны искә төшерү, күңелләргә шифа алу өчен бер дигән форсат. Күрешик, очрашыйк, газиз туган җиребезгә булган хөрмәтебезне белдерик. Программа кызыклы, истә калырлык булачак. Бергәләр истәлекләр яңартырбыз, башкала һәм җирле артистлар чыгышын карарбыз, уеннарда катнашып, күңелләрне күтәрербез, тәмле пылау белән сыйланырбыз. Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле якташларыбыз!”, - дип яза оештыручылар.

Кыр Шонталысы авылы бәйрәме авыл мәдәният йорты янында 24 августта, шимбә көнне, көндез сәгать бердә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев