Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре "Сәләт" территориясен тикшерде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлегенең баш идарәсе хәбәр итә.

11 июльдә Алексеевск муниципаль районының Биләр дәүләт тарихи – архиологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясендә Биләр торак пунктыннан 5 км ераклыкта урнашкан ел саен үткәрелә торган «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының 2нче сменасын оештыру урыны-киңлеген профилактик тикшерү уздырды. Күзәтчелек чаралары барышында урамдагы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булу-булмавына һәм төзеклегенә, палаткаларда автоном янгын хәбәрчеләре һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазлауга аерым игътибар бирелде. Шулай ук гомуми кулланылыштагы территорияләрне беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгын инвентаре белән тәэмин итү дә каралды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады.

Хезмәт күрсәтүче персонал белән палаткалы лагерьларда янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләрен үтәү темасына өстәмә инструктаж үткәрелде. Шулай ук ОП-4 порошоклы ут сүндергечен куллану тәртибе дә күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев